Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан аграрийлары 2 миллион тонна яңа уңыш ашлыгы җыеп алдылар

Татарстанда икенче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырылган.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 10 августка республикада 506,3 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 34% ын тәшкил итә.

Бүгенге көндә республикада 2 млн. 26 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык – 40,6 ц/га, суктырылган ашлык күләме буенча Буа районы алда бара - 110 мең тонна. Икенче урында Тәтеш районы - 97,7 мең тонна, ә өченче урында Зәй районы - 91,9 мең тонна.

Дүрт районда игеннәр фаразланган мәйданнарның яртысыннан диярлек җыеп алынган. Әлки районында бөртекле культуралар – 49%, Буа районында - 46%, Нурлат һәм Апас районында 44% мәйданда суктырылган.

Иң югары уңыш Зәй районында - бүгенге көндә ул 61,3 ц/га тәшкил итә.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган елның шул ук датасына республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 168,1 мең га мәйданнан җыелган, 550 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык - 32,7 ц/га.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса