Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җәйнең һәр көне кадерле

Июль - җәйнең иң кызу вакыты. Һава торышы буенча гына түгел, эшләрнең дә кайнаган чагы бу мәлдә. Өстәлләребезнең ипи-сөттән аерылмавы да нәкъ шушы чорда хәл ителә. Ә инде хуҗалыклар өчен хәлиткеч ай бу.

Моны һәркем аңлый һәм шуңа күрә кызу, яңгыр дип тормый, актив рәвештә терлек азыгын әзерләүне дәвам иттерә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, Әлмәт муниципаль районы хуҗалыклары тарафыннан 5 июльгә барлыгы 7660 тонна печән, 27 мең тонна сенаж әзерләнгән. Яфрак азык туплау эше дә бара. Ул кичәге көнгә 79 тонна әзерләнгән. Хәзер район буенча алганда бер баш шартлы терлеккә 9,02 центнер берәмлегендә терлек азыгы туры килә. Терлек азыгын әзерләүдә һаман да "Кичүчат", "Ярыш", "Чулпан" хуҗалыклары, Токарликов исемендәге АҖ, "Союз-Агро" җәмгыяте алдынгылыкны бирми. Терлек азыгы 70-100 тонна гына әзерләнгән хуҗалыклар да бар. Алар ашаган малда гына өмет булганын онытып җибәргәннәр, күрәсең.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре витаминлы терлек азыгы әзерләүгә дә зур игътибар бирә һәм уҗалыкларны бу эшкә җитди карарга чакыра. Мәгълүм булганча, мондый үләннәр - яңа туган бозауларга менә дигән дару чарасы. Токарликов исемендәге АҖ, "Зәй", "Чулпан" хуҗалыклары җитәкчеләре моны яхшы аңлый һәм витаминлы үләннәр мул чордан нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша. Башкалар да алардан үрнәк алып, мондый дәва чараларын күпләп әзерләп куйса, кышын уколларга мөрәҗәгать итәргә туры килмәс иде, ди белгечләр.

Җәйге чорда савым да арта төшкән. Бу көннәрдә районда тәүлегенә бер сыердан 14,3 килограмм, тулаем 72,7 тонна сөт савып алына. Иң күп сөтне "Ярыш", "Чишмә", Токарликов исемендәге җәмгыять сыерлары бирә. Аларда көнлек савымы 5-10 тонна тәшкил итә.

И.Апачаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250