Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Уңыш сере гади: эшкә чын күңел бирү

14 сентябрь көнне авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре "Урсалы" хуҗалыгында булды. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә биредә семинар-киңәшмә узды.

"Урсалы" хуҗалыгында бүген инде терлекләр кышкылыкка күчерелгән. Барлык биналар да җылытылган, агартылган. Белгечләр белән дә тәэмин ителеш югары дәрәҗәдә. Хуҗалык җитәкчесе Азбар Кыямов сүзләренә караганда, терлекчелектә хәзерге вакытта 12 кеше эшли. Хезмәт хаклары вакытында түләнә, алдынгы сыер савучы җәен 18 мең сум акча, калганнар, шулай ук терлек караучылар 10000-12000 сум акча алганнар.

Хуҗалыкта быел бер баш шартлы терлеккә 25 цт берәмлегендә терлек азыгы әзерләнгән. Азбар Низамиевич сүзләренчә, азык анализы сыйфаты шушы көннәрдә билгеле булырга тиеш. Аралашу барышында хуҗалык җитәкчесе сөт күләмен киметмәс өчен терлекләргә нинди азык бирүләре белән дә уртаклашты. Иртә һәм кичен 3 әр кг фураж, 10 кг сенаж бирү савымны киметмәскә ярдәм итә.

Биредә бернинди дә югары технологияләр кулланылмый, барысы да гади шартларда башкарыла, әмма хуҗалыкта һәммә юнәлеш тәртипкә салынган, шуңа да нәтиҗәләр яхшы. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар үзләре үк фермаларның торышы белән таныша алды. Алар иң элек бозаулату бүлекчәсендә булды. Белгечләрнең сүзләре буенча бозауларны сыерлар янында 15 көн тотканнан соң гына аералар. Куелган таләпләр катгый рәвештә сакланганга күрә, биредә бозаулар авыруга бирешми. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Извил Габдракыйпов әйтүенчә, хуҗалыкта соңгы елларда мал үлү очраклары күзәтелми. Бу яклап районда бердәнбер хуҗалык санала ул.

Ферментация өчен бак урнаштырылган сыер саву бүлеге, көтү яңарту буенча технологларга мәгълүмат туплау өчен ясалган махсус бүлмә шулай ук югары таләпләргә туры килә. Документлар тәртиптә, һәрнәрсә контрольдә, яфрак азык та кышкылыкка мулдан әзерләнгән, кыскасы, монда чын күңелләре белән үз эшләренә бирелгәннәр хезмәт куя. Күрелгәннәрдән Мәҗит Салихов канәгать калды, белгечләр адресына мактау сүзләре җиткерде һәм башкаларны да аларга тигезләшергә чакырды.

- Белгечләр хәзердән үк үзләренә лаеклы алмаш әзерләргә тиеш. Бу юнәлештә без, мәгълүм булганча, өч яклы килешү булдырдык. Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты базасындагы махсус төркемдә 29 кеше белем ала. Бу безнең өчен казаныш. Хуҗалыклар аларга стипендияләр түли, практикага да яшьләр аларга юллама биргән хуҗалыкларга кайтачак һәм, әлбәттә, диплом алганнан соң биредә хезмәт юлын башлаячак.

Авыл Мәдәният йортында дәвам иткән очрашуда авыл хуҗалыгы тармагы өчен җитди булган мәсьәләләр тикшерелде. Иң беренче чиратта җитәкчелек терлекләрнең баш санын киметмәү, тагы да арттыру кирәклегенә басым ясады һәм һәр хуҗалыкка аерым тукталып, күрсәтмәләрен бирде.

Мәҗит Хаҗипович хуҗалык җитәкчеләренә урып-җыю эшләрен үзвакытында һәм югалтуларсыз төгәлләгән өчен форсаттан файдаланып, тагын бер тапкыр рәхмәтен җиткерде һәм терлекләрне кышкы чорга күчерүне дә тиз арада һәм сыйфатлы итеп башкару зарурлыгын билгеләде.

Семинар-киңәшмәдә ветеринар оешма җитәкчесе Рашат Сәхәпов та сүз алды. Ул терлекләрне тукландыруга җитди карарга, витаминлы азык бирергә, шулай ук көтүне саклап калу өчен вакцинация ясарга чакырды.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250