Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда республикакүләм икмәк фестивале уза

22 сентябрьдә 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында Чистайда республикакүләм икмәк фестивале уза. Анда тармакның иң яхшы осталары катнашачак. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесенә ТР Икмәк җитештерүчеләр берлегендә белдерделәр.


Фестивальгә район тармак конкурсларында җиңүгә ирешкән 17 икмәк пешерүче һәм кондитер бара.
Фестивальдә катнашучылар Татарстан икмәк пешерү тармагының эре предприятиеләрен тәкъдим итә. Икмәк пешерү осталары төрле икмәк, тортлар, татлык ризыклар һ.б. тәкъдим итә.
Фестивальдә үз эшләренең осталары Универсиада темасына эшләнмәләр әзерләү осталыгы конкурсында сыналачак.
Республикакүләм икмәк фестивалендә абсолют җиңүчегә кубок тапшырыла, ә калган осталарга диплом һәм акчалата премия биреләчәк.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250