Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы уҗымнарның торышын канәгатьләнерлек дип бәяли

Республикада көзге культуралар 553 мең гектар мәйданга чәчелгән.

Бүген республика хуҗалыкларының зур мәйданнарында көзге культуралар үлеме күзәтелми. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Туфракта дым аз булу сәбәпле, көзге культураларның 25 проценты кышка начар хәлдә керде. Бу нигездә республиканың Идел буе һәм Кама аръягы зоналары», – дип сөйләде Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.

Шулай да ул бүген зур мәйданнарда әлеге культураларның зыян күрүе күзәтелмәвен әйтте.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча 2019 елда уңыш алу өчен чәчелгән 553 мең гектар мәйданның 427 гектарында бодай, 121 мең гектарында арыш үсә. Үзенчәлекле һәм элиталы орлыклар көзге культуралар мәйданының 27 процентына чәчелгән.

«Көзге культуралар безнең өчен запас культуралар булып тора һәм ел саен даими уңыш бирәләр. Быел аларның мәйданы 90 мең гектарга кадәр арттырылды», - диде Илдус Габдрахманов.

 

Фото: архив/Рамиль Гали

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса