Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Табыш тиеннәрдән туплана

"Эш юк, эш та­бып бул­мый, диләр. Эшләмәсәң юк ин­де ул, телә­ге бул­ган­нар­га нишләп­тер эш та­бы­лып то­ра" - бу сүзләр­не авыл­лар­га чык­кач еш ише­тергә ту­ры килә. Ел­хо­вой авы­лын­да ту­ып-үскән, хә­зер дә шун­да бе­ре­геп яшәү­че Ра­фис Әфлә­ту­нов та шу­шы фи­кердә.

Һәм бу ха­кый­кать­не ис­бат­лап то­рыр­га да кирәк­ми: эш-гамәлләр күз ал­дын­да.

Уз­ган ел авыл 136 мең литр сөт җы­еп тап­шыр­ган. Ра­фис Әфлә­ту­нов­лар га­илә­се дә бай­так өлеш керткән - тап­шы­рыл­ган сөт­нең 15687 лит­ры алар ка­ра­ма­гын­да­гы мал­лар­дан са­вып алын­ган. Бү­ген са­рай­ла­рын­да 7 са­вым сы­ер һәм 8 бо­зау ас­ра­ла. Әле кай­чан гы­на нефть­че бу­лып хезмәт куй­ган Ра­фис­ны мал­ла­рын­нан ае­рып бул­мый.

- Әни го­мер буе сы­ер са­ву­чы бу­лып эшлә­де, мал­лар­ны яра­та­быз без, шу­ңа мө­гез­ле эре тер­лекләр үр­че­тергә алын­дык та, - ди ул.

Авыл җи­рендә яшәгән ке­ше зур мал ас­рау­ның ни икән­ле­ген ях­шы белә. Мо­ның өчен җәен ба­шың­ны күтәр­ми печән, тер­лек азы­гы әзерләргә кирәк. Фу­раж­сыз да бул­мый. Яз­ның бер кө­не ел туй­ды­ра дигән ке­бек, би­редә дә нәкъ шу­лай.

- Тер­лек азы­гын үзе­без әзер­ли­без, фу­раж­ны әлегә са­тып ала­быз. Трак­тор ал­дык. Ике улы­быз бик нык бу­лы­ша, - дип аң­лат­ма бир­де ху­җа бу уңай­дан.

Там­чы­дан күл җы­е­ла. Әфлә­ту­нов­лар мо­ның белән ки­лешә. Сат­кан сөтлә­ре­нең лит­ры­на ун сум­нан рай­по түләсә, ра­йон бюд­же­тын­нан биш сум күлә­мендә суб­си­дия би­релә. Шу­лай итеп, 15 сум ки­леп чы­га. Уз­ган ел га­илә 74 765 сум­лык суб­си­дия ал­ган.

Му­ни­ци­па­ли­тет бүләк иткән са­вым ап­па­ра­ты­на да ик­сез-чик­сез шат алар. Сүз уңа­ен­да шу­ны да бил­геләп үтә­се килә, ху­җа­бикә шәһәрдә ту­ып-үскән кыз. Эль­ми­ра ха­ным фельд­шер­лык ам­бу­ла­то­ри­я­сендә эш­ли. Шу­ның кадәр сы­ер са­ву авыр тү­гел­ме дигәч: "Ап­па­рат бул­гач хә­зер эш җи­ңеләй­де", - ди­де ул ел­ма­еп һәм авыл­га ки­лен бу­лып төшкә­ненә һич кенә дә үкенмә­вен әйт­те. "Га­иләм менә дигән, ба­ла­ла­ры­быз тәү­фыйк­лы бу­лып үсә (Әфлә­ту­нов­лар­ның кыз­ла­ры да бар әле - И.А.), эше­без бар" - чын­лап та, бә­хет өчен та­гын ни кирәк?!

Ра­фис­ның хы­ял­ла­ры из­ге. Уз­ган ел гы­на баш­лап җибәргән эшен киләчәктә ишәй­тер­гә исәп­ли ул. План­на­ры­ның тор­мыш­ка аша­ча­гы­на шик юк, чөн­ки бу га­илә­нең ты­рыш­лы­гы урам­нан ук кү­ре­неп то­ра: нык­лы, ях­шы йорт, ка­рал­ты-ку­ра, һәр җиргә эш сөючән ху­җа ку­лы тигә­не си­зелә. Ә, иң мө­һи­ме, өлкәннәр­не хөрмәт­ли белә бу га­илә - әнилә­ре Җәүһә­рия апа­ның уры­ны түрдә.

- Бик тәр­тип­ле, ты­рыш, үрнәк га­илә, - авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Да­ния Хәй­рис­ла­мо­ва­ның Әфлә­ту­нов­лар­га биргән бәя­се әнә шун­дый. Мо­ңа авыл­да яшәү­че баш­ка ке­шеләр дә ку­шыл­ды.

Ири­на Апа­ча­е­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250