Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Марат Әхмәтов: 2019 елгы уңыш өчен минераль ашлама җыю акрын бара

Республика аграрийларына бер гектар чәчүлеккә 70 кг минераль ашлама әзерләргә кирәк.

Республикада гыйнвар ахырына бер гектар чәчүлеккә 21,6 кг минераль ашлама әзерләнгән. Бу узган елгыдан 6 кг га азрак. Бу турыда Премьер-министр урынбасары – Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында үткәрде. Киңәшмәдә республика Премьр-министры Алексей Песошин катнашты.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры әлегә 2019 елгы уңыш өчен республика районнарында минераль ашлама җыю акрын бара диде.

«Агымдагы елда бер гектарга 70 кг ашлама җыю бурычын куйдык. Февраль җитүгә карамастан, 10 кг да ашлама җыймаган районнар бар», - диде министр. Алар Яңа Чишмә (1 гектарга бары 1 кг ашлама туры килә), Апас (2 кг), Әгерҗе (4 кг), Чирмешән (5 кг), Кайбыч (6 кг) һәм Кама Тамагы (8 кг) муниципаль районнары.

Шул ук вакытта башка районнар авыл хуҗалыгы берләшмәләре шактый күләмдә минераль ашлама алырга өлгергән. Шулай итеп, Зәй районында бер гектарга 57 кг ашлама әзерләгән, Тәтештә – 53 кг, Сарманда – 42 кг, Тукайда – 41 кг, Буада – 36 кг, Сабада – 34 кг, Әтнәдә – 31 кг.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры мәгълүматлары буенча, минераль ашлама җыю буенча инвесторлар арасында «Агросила» АҖ һәм «Сервис Агро» ҖЧҖ алдынгы урында. Алар гектарына 63,9 һәм 53,2 кг минераль ашлама әзерләгән.

 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса