Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Әлмәт” крестьян-фермерлык хуҗалыклары ассоциациясе узган елгы эш нәтиҗәләренә йомгак ясады

Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов рәислегендә барган түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә шулай ук проблемалар да күтәрелде.

Ассоциация рәисе Шакирҗан Милаев башта яңалыкларны бәян итте. Ул Россия һәм Татарстан крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы копперативлары ассоциацияләре съездларында катнашкан. Республикада бүген 43 район ассоциациясе эшли, алар 6 меңнән артык фермерлык, 315 мең крестьян хуҗалыкларын берләштерә. Узган ел алар тарафыннан җитештерелгән тулаем продукция 78 миллирад сумлык булган. Ул барлык тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең 53 процентын тәшкил итә. Әлмәт районында 62 крестьян-фермерлык хуҗалыгы санала. Фермерларның сораулары күп җыелган. Аларны салым, җир арендалау кебек сораулар кызыксындырды. Җитәкчелек белән мондый очрашулар, фермерлар өчен укулар ешрак оештырылсын иде теләкләр дә яңгырады.

Сөйләшүгә җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, салым органнары, Пенсия фонды идарәсе, мәшгульлек үзәге һәм башка служба вәкилләре дә килгән иде. Алар авыл хуҗалыгы белән бәйле үз эшчәнлекләренә кагылышлы мәсьәләләрне күтәрделәр, сорауларга җавап бирделәр. Мисал өчен, мәшгульлек үзәгендә эшсез буларак авылда яшәүче 360 кеше исәптә тора. Әгәр авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән вакансияләр бирелсә, биредә җәмәгать эшләре оештырырга мөмкин икән. Мондый эшкә җәлеп ителгән эшсезләргә пособие дә биреләчәк, матди ярдәм күрсәтелә һәм хуҗалыклар хезмәт хакы түли. Үз-үзен эш белән тәэмин итүчеләргә быелдан 117 мең сум түләнә. Инвалидларга эш урыны булдыручыларга 50 мең, күп балалы гаиләләр өчен хезмәт урыны ясаучыларга 30 мең сум каралган. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең Пенсия фондына иминият взносларын түләүдә булган бурычлары 5 миллион сумга якын.

Марат Гыйрфанов очрашуда әйтелгән тәкъдимнәр һәм тәнкыйть сүзләре белән килешүен белдерде. Аның билгеләп үтүенчә, моннан соң фермерлар белән очрашу квартал саен оештырылачак.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250