Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт фермеры 140 баш савым сыерына исәпләнгән гаилә фермасын ачкан

Әлмәт районында атна саен район башлыгы Тимур Нагуманов һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Фәнис Шәрәфиев катнашында терлекчелек буенча семинар-киңәшмә уздырыла.

Семинар-киңәшмәнең теоретик өлешендә терлекләрне дөрес дукландыру һәм бинада  оптималь микроклимат булдыру мәсьәләләре каралса, практик өлешендә авыл җирлекләрендәге уңышлы эш үрнәкләрен барлыйлар.

18 гыйнвар көнне семирнарда катнашучылар Олег Слесаревның компактлы крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар. Бу хуҗалыкта савым сыерларының саны 140 башка җитә. Слесаревлар Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының гаилә фермаларын үстерү төзүгә 5 миллион 760 мең сум грант программасы буенча 100 башка исәпләнгән сөтчеклек фермасын төзүгә 5 миллион 760 мең сум  күләмендәге грант иясе була. 

Биредә бөтен гаилә әгъзалары бергәләп эшли. Узган ел нәтиҗәләре  буенча савым 5356 кг тәшкил итә, яшь терлекнең тәүлеклек артымы 1 килограммга җитә. Киләчәктә ферма хуҗасы  300 - 350 баш савым сыеры өчен яңа сөтчелек фермасы төзү турында уйлый.

Бүгенге көндә ул заманча инфраструктуралы  алга киткән хуҗалыкларның берсе булып тора.  Хуҗалык эшләрен алып бару өчен биредә барлык шартлар да тудырылган. Сөт-товар фермасының үзенең ашханәсе дә бар.

Фото:http://agro.tatarstan.ru

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса