Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Лейкозлы сыерларын сугымга тапшырган кешеләргә дәүләттән ярдәм күрсәтелергә мөмкин

Бүген Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар саны кимү сәбәпләренең берсе – лейкоз авыруы.

Татарстанда лейкоз белән авырган сыерларны сугымга тапшыручыларга ярдәм чаралары кертелергә мөмкин. Бу хакта Кайбычта халыкның эшлеклелек активлыгын арттыруга багышланган зональ семинар-киңәшмәдә ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.

Министр докладында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар баш санын арттырган яки киметкән районнар аталды. Мәсәлән, 2017 ел белән чагыштырганда, 2018 елның 1 ноябренә Кама Тамагында шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны 238 башка кимегән. Киңәшмәдә катнашкан ТР парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгыннан моның сәбәбен сорады.

Кама Тамагы районы башлыгы Павел Лоханов сәбәбе лейкоз булуын әйтте. “Шулай дип уйлаган идем”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Район җитәкчесе сүзен дәвам итеп: “Шәхси хуҗалыкларда лейкоз авыруы аркасында малларын сугымга тапшырырга мәҗбүр кешеләргә дәүләттән ярдәм күрсәтеп буламы?” – дип сорады.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов республикада мөгезле эре терлекнең 11 проценты лейкоз йоктырганын әйтте.

“Кама Тамагында шәхси хуҗалыкларда лейкоз очраклары бар, Лаеш, Мамадыштан да мөрәҗәгатьләр булды. Кичә Марат Готович (ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры – ТИ искәрмәсе) белән сөйләштек. Авыру малны сәламәт терлеккә алмаштыру булырмы – әлегә әйтә алмыйбыз. Бәлки, ярдәм булыр”, - диде.

Марат Әхмәтов авыру йоктырган сыерларның төгәл санын ачыкларга йөкләмә биргән. “Лейкоз йоктыру сәбәпле малларны алмаштырырга туры килсә, ярдәмне субсидия рәвешендә күрсәтү өчен берәр карар булыр. Сыерны сату һәм яңа таналар сатып алу бәясенең аермасына акча табарбыз”, - диде ул. Зал министрның бу сүзләрен алкышлар белән хуплады.

 

Фото: Tatar-inform.ru архивы

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса