Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Кичүчат” хуҗалыгы язгы чәчүгә әзерләнә

Көннәр җылынуга таба бара. Басу-кырлардагы кар да күзгә күренеп кими. Димәк, язгы кыр эшләре борын төбендә генә.

"Кичүчат" хуҗалыгы бу чорда кыр эшләрендә катнашачак техникасын алгы сызыкка тезеп куйган инде.

- Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлап бетердек, хәзергә орлык ташу белән шөгыльләнәчәк ике "Камаз"ны гына бераз карап куясы калды, - диде хуҗалык җитәкчесе Җәлил Сафиуллин. - Орлыклар да тулысынча әзер, калибрланган. Алар яхшы торышта. Бөтен эшне берьюлы башкара торган "Агромастер"ыбыз бар.

Шунысын да билгеләп үтәсе килә, "Кичүчат" орлыкларны даими яңартып тора. Югары сортлылыгы Р1 белән бәяләнүче ике тонна солы, бер тонна карабодай сатып алынган. Мәгълүм булганча, орлыкларның югары сортлылыгы Р1 дән башлана, аннан Р2, супер элита, элиталылар китә.

- Бу 5-6 елга мондый югары сыйфатлы орлык белән тәэмин ителгән дигән сүз. Нигездә бодай, арпа, солы, карабодай кебек традицион культуралар игәбез. Бәрәңгедән дә яхшы гына уңыш алдык, хәтта сатарга да мөмкин булды, - диде җитәкче.

Хуҗалыкта быел бәрәңгене 10 гектар мәйданда утыртырга планлаштыралар. Узган ел ул 8 гектарда игелгән. Әлбәттә, кул хезмәте белән генә әллә ни ерак китеп булмый. Бәрәңге игү белән күпләп шөгыльләнү өчен махсус техника, җиһазлар кирәк.

"Кичүчат" хуҗалыгы язгы кыр эшләре вакытында да, урак өстендә дә эшче кулларга мохтаҗлык кичермәячәк, чөнки бу хакта инде кайгыртылган - җирле хезмәтчәннәр аз булу сәбәпле, Чабаксардан да килеп эшләячәкләр. Ягулык-майлау һәм башка материалларга килгәндә, хуҗалыкта хәзергә 70 мең литр ягулык сатып алынган. 300 тонна ашламалары бар. "Бу безгә җитә", - диде Җәлил Сафиуллин. Ул бер гектарга туры килүче тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә 50 килограмм тәшкил итә. Моннан тыш, субсидия буенча да ашлама аласылары бар. Менделеевскидагы заводта 100 тонна ашлама кичүчатлыларның килеп алганын көтә.

Язның бер көне ел туйдыра, диләр. Бүген нәкъ менә шундый - бүгенгене иртәгәгә калдырмыйча, кыр эшләрен үзвакытында, тоткарлыксыз башкарып чыгу өчен һәммәсен дә барлау, яңабаштан күздән кичереп чыгу чоры.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250