Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Казанда татар авылы эшкуарларының VIII Бөтенроссия җыены узачак

Җыенда Россиянең 40 төбәге, шул исәптән Татарстаннан кече бизнес, фермер хуҗалыклары вәкилләре (барлыгы 800 кеше) катнашыр дип көтелә.

2019 елның 14-16 мартында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Россиянең татар авыллары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан һәм Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар авыллары эшкуарларының VIII Бөтенроссия җыенын үткәрә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараның программасы дискуссия мәйданчыклары эше, пленар утырышлар, мәдәни программа, шулай ук эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруда уңышлы тәҗрибә тупланган татар авылларына күчмә чараларны үз эченә ала.

Җыенда Россия Федерациясенең 40 төбәге, шул исәптән Татарстан Республикасыннан кече бизнес, фермер хуҗалыклары вәкилләре (барлыгы 800 кеше) катнашыр дип көтелә. 

 

Фото: tatar-congress.org

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса