Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Фермерлар берлеге авыл хатын-кызларының кыска эш сәгатен саклап калу яклы

“Авыл хатын-кызларына 36 сәгать эш вакыты да бик җитә”, – Гөлфирә Ризаева

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары берлеге авыл хуҗалыгында эшләгән хатын-кызларның кыскартылган эш сәгатен саклап калу яклы. Бу хакта ведомство вәкилләре “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

  • Мәгълүмат чараларында РФ Хезмәт министрлыгында авыл хуҗалыгында эшләүче хатын-кызларының эш сәгатен 36 сәгатьтән 40 сәгатькә кадәр арттырырга дигән тәкъдим каралуы хәбәр ителә. Әлегә, 1990 елның 1 нояберендә РСФСР Югары Советы тарафыннан кабул ителгән закон буенча, авыл хуҗалыгында хезмәт куючы хатын-кызларның эш вакыты 36 сәгатьттән артмаска тиеш.

“Хатын-кызның өендә дә терлеге бар, аларны да карарга кирәк. Авыл халкы болай да иртә картая, эшләре авыр, юллары да асфальттан түгел, ә аларны тагын 40 сәгать эшләтмәкчеләр. Бу тәкъдим нәрсә өчен кирәк икәне дә билгесез. Безнеңчә, бу дөрес түгел, 36 сәгать тә бик җитә”, – диде Фермерлар һәм крестьяннар хуҗалыклары берлегенең башкарма директоры Гөлфирә Ризаева.

"Гражданин буларак, хатын-кыз болай эшләргә тиеш түгел дип әйтә алам, алар балалар тәрбияләргә, өйнең учагын сакларга тиеш”, - диде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәрешләр буенча урынбасары Ришат Хабипов.

 

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса