Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Баш ветеринария идарәсе: Быел район үзәкләрендә кош-корт сату буенча яңалыклар бар

“Кош-корт махсус мәйданчыкларда сатылырга тиеш”, - ди Габделхак Мотыйгуллин.

Быелдан башлап район үзәкләрендә кош-корт сату өчен махсус мәйданчыклар эшли башлый. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин хәбәр итте.

“Быел идарә исеменнән район башлыкларына үз җирлекләрендә кош-корт сатуны оештыру өчен махсус мәйданчыклар булдыру турында хат җибәрдек. Җитәкчеләр үзәктә шундый урыннар билгеләп, мәгълүматларын хәбәр итте. Хәзер кош-корт сатуга рөхсәт биргәндә, шул мәйданчыкларның адресын куябыз”, - диде урынбасар. Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, кош-корт алуга рөхсәт чир булмаган төбәкләрдән генә биреләчәк.

“Шулай ук район җитәкчеләренә кош-кортны Татарстан кошчылык фабрикаларыннан гына алуларын сорап мөрәҗәгать иттек. Авылда сату иткән арадашчыларны туктатырга законлы нигез юк. Әмма узган елгы кош гриппы быел халыкны уяурак итәр дип уйлыйбыз”, - диде Мотыйгуллин.

Баш ветеринария идарәсе халыкны кош-корт һәм мал-туар сатып алганда аның ветеринар белешмәсе һәм сату итәргә рөхсәт кәгазен таләп итәргә чакыра.

“Аннан соң кемнән алуларын да (сатучының исем-фамилиясе, машина номеры) белеп калсалар яхшырак. Әйтик, кош гриппының инкубация периоды 21 көн. Сатып алганда кош-корт тулысынча сәламәт күренеп, тора-бара үлеп бетәргә мөмкин. Әлеге мәгълүматлар нәкъ менә шул вакытта кирәк була”, - ди Габделхак Мотыйгуллин.

Узган җәйдә Апас, Кайбыч, Тәтеш, Буа, Кама Тамагы, Чүпрәле, Югары Ослан районнарында кош гриппытабылып, карантин игълан ителде.

 

Фото: Михаил Захаров/архив

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса