Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Акташ бөртек әзерләү һәм эшкәртү комбинаты тикшерелде

Әлмәт районы комбинатында яңа уңыш сезонына техниканың әзерлеге тикшерелде.

9 июль көнне анда Әлмәт муниципаль районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Наил Усманов, Татарстан Республикасының Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Булат Әскәров, “Бөртек һәм аны эшкәртү продуктларының сыйфатын бәяләү үзәге” вәкиле Марина Сотникова һәм “Акташ бөртек әзерләү һәм эшкәртү комбинаты” директоры Фәндәс Юнысовны үз эченә алган комиссия эшләде. Алар биредәге матди-техник базаны һәм элеваторларны ашлык кабул итәргә әзер дип таптылар. 
Акташ икмәк кабул итү оешмасының 13 склад бинасы бар. Тәүлегенә иң күп дигәндә 1200-1500 тонна ашлык кабул итәргә мөмкин. Комбинат агымдагы елда 45 мең тонна күләмендә ашлык кабул итәргә әзер.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса