Әлмәт таңнары

Язгы кыр эшләренә әзерлек бара

Яз аена да аяк бастык. Авыл хуҗалыклары өчен бик җаваплы һәм мөһим булган чорга көннән-көн якынлаша барабыз.

Уңыш иң беренче чиратта язгы кыр эшләренең ничек уздырылуына бәйле. Игенчелеккә игътибарны юнәлтеп, терлекчелек тә һич кенә дә күз уңыннан ычкындырылырга тиеш түгел, әлеге тармакта да планлаштырылганнарны тормышка ашыру зарур. 11 мартта Камы-Исмәгыйльдә районыбызның авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән уздырылган киңәшмәдә бу кат-кат ассызыкланды.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Х.Салихов җитәкчеләргә башта сайлауларда актив катнашканнары өчен рәхмәтен белдерде, көн кадагындагы мәсьәләгә күчеп, бу көннәрдә барлык хуҗалыкларны карап чыгачакларын, аларның язгы кыр эшләренә нинди әзерлек алып барулары белән танышачакларын җиткерде. Киңәшмә үткән "Чагылтау" җәмгыятендә техникалар күптән алгы сызыкка куелган. Әлеге хуҗалык җитәкчесе Г.Ә.Нәбиев бу эшне кышкы суыкларга калдырмас өчен көздән үк ремонтлап куюларын, соңгы елларда техниканы яңартуга зур игътибар бирелүен хәбәр итте. Дүрт "Беларусь", ике "ДТ" һәм тагын башка төрле тракторлар сатып алынган. Техника ябык бинада саклана.

Киңәшмәдә катнашучылар чәчүлек материал урнаштырылган амбарда да булдылар. Орлыкларның да торышы әйбәт. Гомәр Әхмәтдинович уҗым культураларының да салкыннарга әллә ни бирешмәвен җиткерде. Кыскасы, "Чагылтау"ны язгы кыр эшләренә әзер дип әйтергә була.

Мәҗит Хаҗипович терлекчелек фермаларын да карады. Хуҗалыкта бүген 654 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Аларның 250 се савым сыеры. Хәзерге вакытта бер сыердан көненә уртача 10 килограмм сөт савып алына. Узган ел белән чагыштырганда сөт саву буенча да, бозауларның баш саны буенча да алга китеш күзәтелә. Җәмгыять җитәкчесе хуҗалыкның тотрыклы яшәвен, хезмәт хакларының, салымнарның вакытында түләп баруларын әйтте. Әлбәттә, биредә дә проблемалар күзәтелә. Тапшырган сөтләре өчен "Вамин"нан бер миллион сумга якын акча аласылары бар. "Әгәр сөт комбинаты безнең белән исәп-хисап ясаса, авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр күтәрелсә, кредитлар алырга туры килмәс иде, эш хакларын да арттырыр идек," - ди Гомәр Нәбиев. Кадрлар проблемасы да әйләнеп узмаган "Чагылтау"ны.

Киңәшмәдә хуҗалыкларның барысына да диярлек хас булган әлеге проблемалар буенча да сүз алып барылды. Мәҗит Хаҗипович авыл хуҗалыгы белгечләрен үзебезнең җирлектә генә әзерләү эшен җайга салырга кирәклегенә басым ясады. Сөйләшүгә Әлмәт сөт комбинаты директоры Э.Скобей да чакырылган иде. Аның әйтүенчә, бүген аның хуҗалыкларга 5 миллион сум акча түлисе калган. Апрель башына бурычны тулысы белән түләп бетерү планлаштырыла.

Хәбәр иткәнебезчә, һәрбер хуҗалык алдына терлекләрнең баш санын арттыру бурычы куелган. Бу уңайдан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район башкарма комитеты һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында өчъяклы килешү дә төзелгән. М.Х.Салихов әлеге килешүнең үтәлергә тиешлегенә күрсәтте. Бүгенгә йөкләмәне "Чагылтау", "Кичүчат", "Актау" җәмгыятьләре генә үтәгән. Калганнарына килешүдә билгеләгәннәрне үтәүне озакка сузмаска әйтелде.

Киңәшмәдә язгы кыр эшләренә әзерлек турында да сүз алып барылды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И.Ә.Габдрәкыйповтан алган мәгълүматларга караганда, барлык хуҗалыклар да чәчүлек орлык белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән, күбесенең техникасы инде күптән әзер.

Республика җитәкчелеге тарафыннан хуҗалыкларга арзан бәягә дизель ягулыгы бүлеп бирү каралган. Әлмәтлеләр өлешенә 2100 тонна ягулык туры килә. Ә ашламалар сатып алуга Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы төрле субсидияләр тәкъдим итә. Мәҗит Хаҗипович хуҗалык җитәкчеләре алдына язгы кыр эшләрен тулы әзерлектә каршылау, кыска срокта һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу бурычын куйды. Язның бер көне елны туйдыруын һич кенә дә истән чыгарырга ярамый.

И.Апачаева.

М.Фарукшин фотосы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров