Әлмәт таңнары

“Ярыш” ярышларда сынатмый

Район авыл хуҗалыкларының бу көннәрдә баш күтәрергә дә вакытлары юк. Уракка төшкәнче, үләннәрдә файдалы матдәләр кимегәнче мөмкин кадәр күбрәк терлек азыгы әзерләп калырга тырыша алар. Беренчеләрдән булып печәнгә төшкән "Ярыш" хуҗалыгында да эш бер минутка да туктап тормый.

"Ярыш"та 400 тонна яхшы сыйфатлы печән әзерләнгән иде. Хуҗалыкның күпьеллык үләннәре 796 гектар тәшкил итә. Әлегә шуның 300 гектары чабылган. Хуҗалык җитәкчесе Р.М.Шәяхмәтов 796 гектардагы күпьеллык үләннәрнең 350 гектарын печәнгә, калганын сенажга тотачакларын әйтте. Бер үк вакытта терлекләрне, шул исәптән җәйләүләрдәге савым сыерларын да яшел азык белән өстәп тукландыру эше дә алып барыла. 1,5 тонна яфрак азык әзерләнгән. Дару үләннәре туплау да дәвам итә. Кышлату чорында боларның барысына да ихтыяҗ зур була. Равил Мияссәрович билгеләп үткәнчә, терлек азыгы әзерләүдә 8 берәмлек техника эшли. Шуларның икесе үләннәрне чабу белән мәшгуль.

Терлек азыгы никадәр күп әзерләнсә, шулкадәр яхшы, - диде җитәкче. - Без тулаем алганда бер мең тонна коры печән, 13-14 мең тонна сенаж һәм силос әзерлибез.

"Ярыш"ның мөгезле эре терлекләре дә күп шул - 1760 баш. Шуларның 400 е савым сыерлары. "Бүген алар хисабына яшибез", дип искәртеп куйды Р.М.Шәяхмәтов. Мал да тәрбияләгәнне ярата. Яхшы ашатсаң гына сөтен кызганмый. Ә керем сөт күләменә бәйле. Бүген хуҗалыкта тәүлегенә 7 тонналап сөт савыла. Ул уртача алганда һәр сыерга 17,5 литр туры килә. Савылган сөтнең 6 тоннасы дәүләткә тапшырыла. Калганы бозауларны ашатуга китә. Бозаулары да күп "Ярыш" ҖЧҖнең. Менә шуңа күрә көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә дә. Узган елгы терлек азыгыннан 2 мең тонна силос, 50 тонналап печән калган.

375 гектар мәйданда пар җирләре калдырылган.Алар бер тапкыр эшкәртелгән инде. Шушы көннәрдә икенче катка чыгарга исәпләре. Шулай ук 1575 гектар мәйдандагы сабан культуралары чәчүлеге дә чүп үләннәргә каршы эшкәртелгән. 405 гектарда кукуруз, 400 гектарда берьеллык үләннәр, 300 гектарда катнаш азык чәчелгән. Боларның барысын да вакытында урып-җыярга кирәк, әлбәттә. Тик менә эшче куллар гына җитенкерәми. "Бөртеклеләрне җыйганда нефтьчеләргә комбайнчылар сорап мөрәҗәгать итәргә туры килә инде. Техника килгәндә, анысы җитәрлек", - ди Равил Мияссәрович. Кадрлар кытлыгы күпчелек хуҗалыкка хас. Тырышкан кешегә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә нефтьчеләргә караганда да яхшырак хезмәт хакы алырга була, анысы. Мисал өчен "Ярыш"та да 20-30 меңләп эш хакы алып эшләүче механизаторлар да, сыер савучылар да бар.

Дөрес, туган ягына, туган туфрагына тугрылыклы калып гомерләрен колхоз эшенә багышлаучылар да күренә. Тайсуган авылында яшәүче Н.З.Яруллинның туган төбәгенә хезмәт итүенә - 42 ел. Быел да җаваплы чорда тракторын иярләп печән әзерләүдә ул. Без дүшәмбе көнне килгәндә 701 нче рулон печәнне җыеп маташа иде Насыйх абый. Бер рулонга 4,8 центнер печән сыя икән.

Гомумән, "Ярыш" хуҗалыгында үз эшенең осталары байтак. Быелгы сабанчылар бәйгесендә җиңеп чыккан А.Ф.Барсуков та биредән. 2012 елның иң оста савымчы булып танылган Л.Р.Сәйфетдинова да шушында эшли. Ул әле бу көннәрдә савымчыларның быел Питрәч районында узучы 41 нче республикакүләм бәйгесендә дә катнаша. "Ярыш" ҖЧҖ үзе районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасындагы хезмәт ярышында икенче урын алды. Шуңа күрә аларның быелгы терлек азыгы чорын да, урак өстен дә оешкан төстә уздырачакларына шик юк.

И.Апачаева.

Автор фотолары.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров