Әлмәт таңнары

Ямашида авылда эшлекле активлыкны күтәрү мәсьәләләренә багышланган семинар узды

18 мартта Ямаши авыл җирлегендә бик кызыклы семинар үтте. Авылда эшлекле активлыкны күтәрү мәсьәләләренә багышланган бу чара шәхси ярдәмче һәм фермерлык хуҗалыклары, шулай ук җирлекнең кече предприятиеләре белән танышудан башланды.

2012 елда районда мөгезле эре терлекләр саны 6615 баш тәшкил итте, шул исәптән 2446 сы савым сыер. Дуңгызлар - 3062 баш, сарык һәм кәҗәләр - 6052, атлар - 171, кошлар - 47796 баш булды. Башкарма комитет җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Алексей Грушин сүзләренә караганда, акрын темплар белән булса да, терлекләрнең баш саны артуга таба бара. Моңа яңа гына эшкә тотынган авыл эшмәкәрләре өчен «ТР буенча гаилә фермаларын үстерү», «Лизинг-грант», «Яңа эшли башлаган фермер», «Гаилә фермасы», «Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны кредитлау», «Үз-үзеңне эш белән тәэмин итү» кебек төрле ярдәм программалары бәрабәренә ирешелә.

2012 ел алынган кредитлар саны буенча да, аларның күләме буенча да рекордлы булды - районда 112 миллион сумнан артык бәягә 552 кредит алынды. Программа гамәлдә булу вакытында кредитлар буенча алынган субсидияләр генә дә 25 миллион сумнан артыграк тәшкил итте. Елның-елында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләргә нефтьчеләр дә сизелерлек ярдәм күрсәтә.

Техника күргәзмәсенә тракторлар, шул исәптән «Лизинг-грант» программасы буенча кайтарылганнары да куелган иде. Болар - 3 МТЗ-82 тракторы. Һәр сатып алудан экономия 300 мең сум тәшкил итте. Алексей Грушина әлеге программа буенча техника гына түгел, җиһазлар, производство өчен технологияләр һәм күп кенә башка нәрсәләр сатып алырга мөмкин булуын ассызыклады. Әйтик, Борискинода Юрий Колесников теплица сатып алуга 1 миллион сум күләмендә грант откан булган.

Гаилә фермалары төзелешенә аеруча зур игътибар бирелә. Ике ел эчендә Әлмәт муниципаль районында 21 ферма төзелеп, шуның 15 е файдалануга тапшырылды. «Татнефть» компаниясе авыл кешеләренә фермалар төзү өчен бушлай җиде металл каркас ясап бирде, шуның өстенә яңа эш башлауга җирле бюджеттан 3 миллион сум бүлеп бирелде.

Семинарның пленар өлешендә муниципалитет вәкилләре, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, «Россельхозбанк», социаль яклау идарәсе, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, эшмәкәрлекне үстерү буенча департамент һәм башка службалар белгечләре катнашты. Алексей Грушин үз чыгышында авылда бизнесның авыл хуҗалыгы белән генә түгел, башка өлкә белән дә бәйле булырга мөмкинлеген билгеләп үтте. Бу сәүдә дә, җәмәгать туклануы да, чәчтараш хезмәтләре дә, төзелеш һәм ремонт, йөкләр һәм пассажирлар ташу һәм күп кенә башка өлкә дә булырга мөмкин.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Сирена Гәрәева үзәкнең авыл гражданнарының мәшгульлегенә ничек булышлык итүе турында хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, авылда хәзерге заман хезмәт базарында эшкә яраклы халыкның мәшгульлек дәрәҗәсе түбәнәю күзәтелә. Әйтик, быелның 15 мартына авылда эшсез гражданнар саны 21 процент тәшкил итә. Ел башыннан Әлмәт районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре 26 вакансия барлыгы турында хәбәр иткәннәр. Даими эшкә урнашу өчен 18 вакантлы урын калып килә.

Диана Агапова

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: