Әлмәт таңнары

Яңача эшләргә

Кадрларга булган кытлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрен терлекчелек процессын механикалаштыру белән нәшат шөгыльләнергә мәҗбүр итә. Эшче куллар җитмәгәндә авыл хезмәтчәннәренә ярдәмгә заманча акыллы җиһаз ярдәмгә килә. Ул хезмәтне сизелерлек җиңеләйтә, җитештерүчәнлекне һәм продукция сыйфатын арттыра.

"Чагылтау" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә бүген яңа технологияләр кертүгә җитди караш. Хуҗалыкта 650 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 250 савым сыеры исәпләнә. Биредә 5 савымчыга 50 шәр сыер туры килә. Агымдагы елның җәендә "Чагылтау"да яңа сөтүткәргеч һәм ябык типтагы Nerehta сөт суыту җайланмасы монтажланган. Әлеге җайланма үзебезнең илдә эшләнгән, ул барлык системага гади эшчеләр хезмәт күрсәтә алырлык итеп проектланган. Электрон таблолы җайланма күп нәрсә эшли белә. Бер төймә белән суыту һәм автомат рәвештә юдырту режимнары кабызыла. Сүз уңаенда, соңгысы биш стадияне үз эченә алган: алдан салкын һәм кайнар сулар белән чайкату, селте, кислота белән юу һәм азактан тагын бер кат чайкату. Җайланма тулысынча эшләсен өчен "Чагылтау"ның сөт блогында ике бойлер, ягъни су кайнату һәм махсус компрессор агрегатлары урнаштырылган.

"Чагылтау" ҖЧҖ директоры Гомәр Нәбиев терлекчелек биналарының кышкы чорга әзерлеген күрсәтеп йөреп:

- Җәй көне без ремонт эшләре белән актив шөгыльләндек, сөтчелек фермасына реконструкция ясадык, - дип сөйләде. - Сөтүткәргечне тулысы белән алыштырдык, хәзер сөт турыдан-туры суыту җайланмасына ага. Эшче кадрлар җитмәү сәбәпле, без кул хезмәтеннән китү өчен терлекчелек биналарын заманча җиһазлар белән тәэмин итүгә йөз тоттык. Аларны үзебезнең хисапка сатып алдык һәм тоташтырдык. Моның өчен 1 миллион сум акча кирәк булды. Элек сөтне чиләкләрдә кул белән ташырга туры килсә, хәзер сыер савучылар сөткә бөтенләй кагылмыйлар. Безнең хуҗалыкта терлекләр бәйләмичә асрала. Бу да эшне җиңеләйтә һәм акчаны экономияләргә мөмкинлек бирә.

Хуҗалыкта терлекчелек биналары инде ремонтланган һәм агартып куелган, җитәкчелек терлекләрне җәйләүләрдән 25 сентябрьдән дә соңга калмыйча күчерергә планлаштыра. Кышлату өчен биредә 3200 тонна сенаж, 600 тонна печән, 600 тонна салам әзерләнгән, силос салу дәвам итә, бөртек фуражы да җитәрлек күләмдә. Алар бер баш шартлы терлеккә 30 терлек азыгы берәмлеге тәшкил итә. "Без терлек азыгына булган ихтыяҗны тулысынча тәэмин итәбез", - дип ассызыклады Гомәр Нәбиев.

Л.Воронина

Автор фотосы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров