Әлмәт таңнары

Уңышка ышанган кеше генә аңа ирешә

Тырышкан кешегә үз-үзен эш белән тәэмин итү мөмкинлекләре бар дигән фикердә тора Нәдер авылында яшәүче Илгиз Хәйдәров та. Ул үзенең фидакарьлеге белән районыбызның мактаулы фермерларыннан санала.

Аның фермер булып китүе 1991 елларга барып тоташа. Эшчәнлеген Илгиз Могыйнович суган, кишер, чөгендер кебек яшелчәләр үстерүдән, бодай, арпа культуралары игүдән башлый. Бүлеп бирелгән 33 гектары соңрак пайчылар җире хисабына тагын да арта. Башта аңа 27 пайчы җирен арендага бирә, аннан соң аларның саны 38 гә җитә. Бүгенге көндә фермер 42 пайчы белән эшли. Хәзер ул тулаем алганда 246 гектар җир эшкәртә. Ассызыкланганча, шуның 33 гектары үзенеке. Фермер әле дә яшелчәләр үстерүен дәвам итә. Узган ел 6 гектар җирдә бәрәңге утырткан, 4 гектарда кишер, 1 гектарда кызыл чөгендер үстергән. Үз төбәгебездә игелгән яшелчәләр үзебезнең балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне яшелчә белән тәэмин итүче оешмага тапшырылган. Бу бик сөенечле күренеш, әлбәттә. Яшелчәләрдән тыш Илгиз Хәйдәровның иген кырында бодай, арпа, карабодай да үсә. Боларга өстәп ике ел ярым элек ул бытбылдыклар үрчетә башлаган. Шунысын да искәртеп узарга кирәк, Әлмәт районында моңа кадәр кошларның әлеге төрен үрчетү белән шөгыльләнгән кеше юк иде. Нигә кошчылыкны да үз итәргә булдыгыз дигән сорауга ул:
- Бодай, арпа үстереп кенә, ягъни бер юнәлештә генә дөнья көтеп булмаганын тормыш үзе күрсәтә. Димәк, тагын нәрсә белән булса да шөгыльләнергә кирәк. Шушы уйлар белән Интернетта куяннарны ничек асрарга кирәклеге белән кызыксынып утырдым. Йорт кошларын да карап чыктым. Эзләнә торгач, бытбылдыклар сайты килеп чыкты. Башта болай гына укып чыктым. Аннан үземә кирәк мәгълүматларны принтердан чыгарып, китап ясап укыдым. Бытбылдыкны теоретик яктан асрарга өйрәндем. Хәзер аларны табасы гына калды. Баксаң, Сарман районының Рангазар авылында гына берәү бытбылдыклар үстереп ята икән. Аларны урнаштырырга урын да кирәк бит әле. Минем элек кибетем бар иде. Файдасы булмагач, аны ябарга туры килде. Шуның складына Интернетта күрсәтелгән схема буенча читлекләр ясатып тутырдым. Чебиләргә дә ясле ясадым. Зур инкубаторга 800 йомырка урнаштырырга була. Барысын да җайладым инде, - диде ул.
Әлбәттә, эшкә керешү белән үк ул шунда ук үргә менә башламый. Илгиз Хәйдәровның да баштагы мәлләрдә уңышсызлыклары була. "Нәрсә ашатырга белмисең. Кайчак йомырка да салмыйлар. Үлгәләделәр дә. Бер елдан соң гына җайга салынып, ныклап эшләп киттем", - ди фермер авырлыклар алдында туктап калмаска кирәклегенә ишарәләп. Аның каравы ул хәзер бытбылдыкларны ничек тәрбияләргә, үрчетергә мөмкин булуы турында барысын да белә.
Теге яки бу эш табыш китерми диючеләр дә бар. Әмма Нәдер фермеры башка фикердә. "Бөтен яклап та акча эшләргә була, - дип исәпли ул. - Эшкә кул яту дигән әйберне дә онытырга кирәкми. Әгәр күңел биреп эшләсәң, һәрбер эш файда китерә дияр идем. Аңа җаның-тәнең белән кереп китәргә кирәк. Мин бытбылдыклар белән сөйләшәм, аларга "матурларым, сандугачларым" дип дәшәм. Алар да мине аңлаган сыман". Кунак ашы кара-каршы ди. Бытбылдыклар да Илгиз абыйларын бик ярата, сагына, күрәсең. Алар урнаштырылган бинага керү белән кошлар чыркылдашырга, җилпенә-җилпенә нидер сөйләргә керештеләр. Бүген аларның баш саны меңгә якын. И.Хәйдәров аларның йомыркасына һәм итенә сорау булуын җиткерде. Кошларның баш санын ихтыяҗга карап арттыру күздә тотыла. Бытбылдыкларын үзе карый ул, ә менә иген һәм яшелчә культураларын үстерү вакытында эшчеләр яллый.
Дәүләт программаларында да катнаша фермер. Мелиорация буенча республика программасына эләгеп, чит илдә эшләнгән су сиптерү җайланмалары алып кайткан. Бөтен булган сумманың 25 процентын гына үзенә түләргә туры килгән. Кредитка трактор да алган.
Пайчыларын да онытмый фермер. Бүген аларның барысы да диярлек пенсионер. Корылык булган 2010 елда да Илгиз Хәйдәров аларга икешәр центнер бодай өләшкән. Узган ел да кем фураж, кем бөртек алган.
Әле аның җиде куяны, ун умартасы да бар. "Боларын үзем өчен генә тотам, - диде ул. - Эшенә нык бирелгән, ялкауланмаган кеше гаиләсен карап тормыш алып бара ала. Дүрт бала үстердек, тормышымнан зарланмыйм".
Нәдерлеләр авылдашларын хөрмәт итәргә дияргә тулы җирлек бар. Югыйсә алар биш чакырылыш рәттән Илгиз Хәйдәровны авыл Советы депутаты итеп сайлап, ышаныч күрсәтмәсләр иде. Дәрәҗәле бүләкләргә дә ия ул. Күптән түгел алар янына тагын берсе өстәлде - эшмәкәрлек үсешенә зур өлеш керткәне өчен ул Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты һәм Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
И.Апачаева.
Автор фотосы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров