Әлмәт таңнары

Уңыш мул – күңел тыныч

Урып-җыю эшләре тәмамланды инде дип әйтергә була. Башкарма комитетның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 31 августка биргән мәгълүматларына караганда, районыбызның "Актау", "Кичүчат" һәм "Чишмә" хуҗалыкларында уңыш җыю инде тулысы белән төгәлләнгән.

Калган хуҗалыклар эшләрен 3 сентябрьгә - Нефтьчеләр бәйрәме һәм Шәһәр көне кебек матур чаралар алдыннан тәмамларга исәплиләр.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре быел бөртекле- ләрнең мул уңыш бирүенә куанып бетә алмыйлар. 31 августка район хуҗалыклары тарафыннан бөртекле культуралар 12618 гектар мәйданнан 31008 тонна суктырылган. Гомумән алганда уңыш гектарыннан уртача 24,5 центнер чыккан. Культураларга аерым күзәтү ясаганда, уҗым арышы гектарыннан 23,7 центнер, уҗым бодае 23,4 центнер, уҗым тритикалесы 23,7 центнер җыеп алынса, сабан культуралары үзләренең уңдырышлылыгы белән куан- дырган. Арпа гектарыннан 31,6 центнер, бодай 29,2 центнер, солы 39,4 центнер булган. Карабодай, борчак, вика да мул уңыш биргән. Бөртеклеләрне җыю белән беррәттән терлекләргә дә азык алдагы елларга запас белән әзерләп калдырылган.
Бөртеклеләрне җыеп алу белән хуҗалыкларда җирләрне эшкәртүгә керештеләр. Хәбәр итеп узганыбызча, бу өлкәдә план район буенча 52879 гектар мәйданны тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру бүлегенең 31 августка биргән мәгълүматларына караганда, 13650 гектар мәйдандагы җирләргә өстән эшкәртү башкарылган инде. Туфракның сөрү катлавын тирәнәйтү буенча 7190 гектар мәйдан җир эшкәртелгән. Гомумән алганда барлыгы 20840 гектар мәйданда эшләр башкарылган. Бу билгеләнгән планның 39,4 проценты тормышка ашырылган дигән сүз.
Барлык хуҗалыклар да быелгы урып-җыю кампаниясеннән канәгать калганнар. Кредит, ягулык, ашламалар, терлек азыгы буенча бурычлары булган хуҗалыкларның күпчелеге аларны тулысы белән каплату бәхетенә ирешкән. Урып-җыю кампаниясе барышында алдынгылар да билгеле булган. Токарликов исемендәге ААҖдән Сергей Шатунов, Владимир Сокоров, "Чулпан"нан Марат Мостафин, "Кичүчат"тан Дамир Яруллин, "Клементейкино"дан Марат Шәйхулов һәм Николай Осипов кебек механизатор- ларның, терлек азыгы әзерләүдә Токарликов исемендәге ААҖ дән Ф.Хәйруллин, Н.Трофимовлар, "Чулпан"нан Р.Заһидуллин, "Клементейкино"дан Н.Уливанов һәм башка күп кенә фидакарь хезмәт ияләренең тырышлыгы бәяләп бетергесез зур булган.
Уңышның мул һәм җитеш булуы халыкны үз икмәгебез һәм көзге ярминкәләр барышында башка төр авыл хуҗалыгы продукциясе белән тулысынча тәэмин итәргә җитәр дип ышанып каласы килә.
Р.ИСМӘГЫЙЛЕВА.

Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров