Әлмәт таңнары

«Уңыш-2011» – муллык тантанасы

7 октябрь көнне башкалабыз Казанда республика агросәнәгать комплексының алдынгы хезмәткәрләрен котлау тантанасы булып узды. Анда ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов үзе катнашты. "Уңыш-2011" чарасы Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан "Баскет-холл"да үткәрелде.

Алдан хәбәр итеп узганыбызча, бәйрәм тантанасында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Р.Ф.Әбүбакиров җитәкчелегендә җирле авыл хуҗалыгы тармагы алдынгыларыннан торган делегация дә катнашты.
ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г.Әхмәтов агросәнәгать комплексында хезмәт куючыларны һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлады, быел республика буенча 5 миллион тонна күләмендә ашлык җыелуын бәян итте, 2 миллион тонналап шикәр чөгендере, 1,5 миллион тонналап бәрәңге уңышы көтелүен дә әйтеп узды. Бер мал башына 45 центнер азык берәмлеге туры килерлек итеп терлек азыгы әзерләнгән. Рес- публиканың Нурлат, Мөслим, Минзәлә, Буа районнары игенчеләре елдагыча зур уңыш җыеп алганнар. Актаныш һәм Арча районнары бу өлкәдә аеруча югары күрсәткечләргә ирешкәннәр. Ике район да 200 мең тонналап уңыш җыеп тапшырган. Игенчелек белән беррәттән терлекләрнең баш санын саклап калу өстендә дә нәтиҗәле эш алып барылган. Бүгенге көндә республика сөт сату күләме буенча Россиядә беренче урында бара, төрле төбәкләрне терлекчелек продукциясе белән тәэмин итеп тора. Әлбәттә, бу өлкәдә инвесторларның керткән өлеше дә бәяләп бетергесез зур. "ВАМИН-Татарстан", "Ак Барс Холдинг", "Красный Восток Агро", "Агросила Групп" кебек җәмгыятьләр рес- публика горурлыгы булып тора.
Р.Н.Миңнеханов ассы- зыклап узганча, үткән ел авыл хезмәтчәннәре өчен зур сынаулар алып килгән булса, быелгысы көтеп алынган мул уңыш белән куандырган.Ә иң мөһиме - агросәнәгать комплексы саклап кал- дырылган. Рөстәм Нур-галиевич 2011 елны "уңышлы, бәхетле ел" дип атады һәм авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларга үз эшләренә тугры булып калганнары өчен чиксез рәхмәтен белдерде, ветераннарга иң изге теләкләрен юллады. ТР Президенты шулай ук М.Г.Әхмәтовны, муни- ципаль район башлыкларын кайнар котлады, истәлекле бүләкләр тапшырды. Иң яхшы комбайнчылар, механизаторлар, сыер савучылар һәм авыл хуҗалыгы белгечләре хөкүмәт бүләкләренә лаек булдылар. Шунысы куа- нычлы, бүләкләнүчеләр арасында үзебезнең Токарликов исемендәге ААҖ хезмәтчәннәре дә бар иде. ТР Президенты имзалаган Дипломнарга хуҗалык җитәкчесе Р.Г.Исхаков, хуҗалыкның мөгезле эре терлек симертү буенча операторлары Г.А.Тро- фимова, Р.Ш.Нургатиналар лаек булды, комбайнчы Ф.И.Хәйруллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек на- чальнигы Г.М.Котлыева кебек алдынгы хезмәт ияләренә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Дипломнары тапшырылды. Форсаттан файдаланып, аларны чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, барысына да тотрыклы хезмәт һәм имин, матур тормыш теләп каласыбыз килә.
Р.ИСМӘГЫЙЛЕВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров