Әлмәт таңнары

Уртак тырышлык нәтиҗәле

Әлмәт муниципаль районында 29 августта урак өсте тулысынча тәмамланды. Хәзер нәтиҗәләр ясасаң да була. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Извиль Габдрәкыйпов белән чәршәмбе көнне булган очрашуда шулар хакында сүз барды.

Район басуларында мең гектарга якын рапс һәм шуның кадәр үк карабодай калган. Чәршәмбе көнгә булган мәгълүматлар буенча әлеге культураларны уру бара. Хуҗалыклар бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыюны да төгәлләгән. Әлмәт муниципаль районында барлыгы 90 мең тонна ашлык җыелган. Узган ел ул 123 мең тонна тәшкил иткән булган. Агымдагы елда бөртеклеләрнең 2011 елга караганда кимрәк җыелуының сәбәбе - кышын озакка сузылган салкыннар. Табигатьнең кырыслыгы уҗым культураларына нык зыян китерде. Извиль Әнәсович һәлак булган культураларның 4 мең 890 гектар мәйдан тәшкил итүен әйтте. Район хуҗалыкларына килгән әлеге зыян документлашырылган.

Уҗым культуралары көтелгән өметне акламаса да, быел уңыш бирүчәнлек шатландырырлык булды - район буенча тулаем алганда ул гектарыннан 23 центнер тирәсе тәшкил иткән.

Республиканың резерв фондына ашлык тапшыру планын 101 процентка үтәдек. 16,5 миллион сумлык бөртек тапшырдык. Быелгы урып-җыю кампаниясен оешкан төстә һәм уңышлы үтте дип әйтергә була. Аның барышында урлашулар, гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәде. Бу, әлбәттә, ин беренче чиратта урак өстенә алдан әзерләнү нәтиҗәсе булды. Район башлыгы Мәҗит Салихов эш барышын игътибар үзәгендә тотты. Аның урып-җыю вакытында төзелгән штабка үзенең җитәкчелек итүе, хуҗалыкларга службалар җитәкчеләрен - вәкилләр беркетүе, көненә ике тапкыр уздырылган штаб утырышларында аларны тыңлавы, тырыш комбайнчыларга кызыксындыру чаралары булдыруы зур роль уйнады. Нефтьчеләрнең, шәхсән аның генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдиновның да зур ярдәмен, авыл хуҗалыгына теләктәшлеген билгеләп үтмәсәк, дөрес булмас иде. Бүген авыл хуҗалыгын "Татнефть" ярдәменнән башка күз алдына китереп булмый. Язгы чәчү вакытында да алар ягулык-майлау материаллары һәм башкалар белән булышты. Быел "КЗС-8" маркалы өч комбайн алдылар, механикалаштырылган отряд механизаторларын тулысы белән нефтьчеләр тәшкил итте, - диде Извиль Әнәсович муниципалитетка, район башкарма комитетына, "Татнефть" компаниясенә һәм аның җитәкчеләренә барлык авыл хезмәтчәне исеменнән рәхмәтен белдереп. Ул агымдагы елда район башлыгы Мәҗит Салихов һәм башкарма комитет җитәкчесе Марат Гыйрфанов тырышлыгы белән механикалаштырылган отрядның тагын да ныгытылуын искәртте.

Әңгәмә барышында урак өстенең оешкан төстә узуына үзләреннән өлеш керткән һәркемгә, шул исәптән Әлмәт полиция бүлеге начальнигы Дамир Гарипов, аның урынбасары Рифкать Әхмәтҗанов, ЮХИДИдан Иван Кузьмин, автотранспорт бүлеп биргән һәрбер предприятие адресына да шушындый ук җылы сүзләр яңгырады. Урак өсте игеннәрне җыю гына түгел бит әле ул, бөртекне машиналарга төяп, колонналарны озата барасы да бар. Ындыр табакларында эшне оештырган авыл җирлекләре башлыкларының да тырышлыгы билгеләп үтелде. Район хуҗалыклары үзләре дә яхшы эшләде.

Билгеләп үтелгәнчә, быелгы урак өстендә уңыш бирүчәнлек буенча "Кичүчат", "Чулпан", "Яңа Михайловка" хуҗалыклары, Токарликов исемендәге һәм "Союз-Агро" җәмгыятьләре яхшы күрсәткечкә ирешкән.

Сүз уңаенда шуны да искә төшереп узасы килә, Әлмәткә килгәч ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та райондагы эш темпының, эшне оештыру тәртибенең, җитәкчелекнең урак өстендә актив катнашуының ошавын, уңыштан канәгать, ашлыкның сыйфатлы булуын җиткергән иде һәм Татарстан авыл хуҗалыклары исеменнән ел саен зур ярдәм күрсәткән нефтьчеләргә дә зур рәхмәтен белдерде.

Район кырларында трактор гөрелтесе тынып тормый. 16350 гектарда уҗым культуралары чәчәргә кирәк. Аның ун меңгә якын гектарында бу эш башкарылган инде. "Беренче май" һәм "Чагылтау" хуҗалыклары уҗым культураларын чәчүне төгәлләгән. Шулай ук туфрак эшкәртү дә дәвам итә. Район буенча тиеш булган мәйданның өчтән бере эшкәртелгән. Извиль Габдрәкыйпов 59800 гектар мәйдан җирдә көзге эшкәртү уздырырга кирәклеген әйтте. Аның 7,5 мең гектары сукаланган, 18 меңендә өстән эшкәртү үткәрелгән. Силоска кукуруз уру да башланган. Бүгенгә әлегә бер баш шартлы терлеккә 20 центнер берәмлегендә терлек азыгы әзерләнгән Куркуруз белән ул 27-28 центнер берәмлек булыр дип көтелә. Силоска куркуруз 14 мең тонна салынган инде.

Хуҗалыкларның эш-мәшәкатьләре игенчелек тармагы гына түгел, терлекчелекне дә онытырга ярамый. Бүген фермаларны кышка әзерләү бара. Аларда 85 процентлык эш башкарылган инде. Терлекләрне сентябрь урталарында кайтара башлау күздә тотыла. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе сүз уңаенда терлекләрнең баш санын арттыру өстендә эшләргә кирәклеген дә ассызыклады.

Ирина Апачаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: