Әлмәт таңнары

Тырышкан җаен табар

Авыл җирлекләрендә гаилә фермаларын үстерү, шул рәвешле авыл хуҗалыгының терлекчелек, кошчылык тармакларын кабаттан яңарту, аларны заманча калыпларга кертеп, уңышлы гына эшләтеп җибәрү өчен дәүләт һәм шул исәптән җирле хакимият зур тырышлык куя.

Моннан тыш, яшелчәчелек, умартачылык, чимал эшкәртү кебек өлкәләрдә эшчәнлек башлап җибәрүчеләргә карата да теләктәшлек күрсәт-лә. Иң мөһиме - теләге һәм ныклы нигезе булган эшмәкэрләр өчен киләчәккә киң перспективалар ачыла.
"Гаилә фермаларын үстерү" программасы Әлмәт җирлегендә уңышлы гына тормышка ашырылып килә. Бүгенге көндә район буенча инде шундый 7 тотрыклы эшчәнлек алып баручы ферма исәптә тора. Башкарма комитет җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары А.И.Грушин билгеләп узганча, ел азагына кадәр шундый 13 гаилә фермасын булдыру максаты куелган. Мисал өчен, Малышев (дуңгызлар үрче- тү), Камалов (кәҗәләр үрчетү, сөт продукциясе җитештерү), Маннапов (мөгезле эре терлек үрчетү) кебек уңышлы гына эшләп килүче фермерлар бүгенге көндә яңа эшчәнлек башлап җибәрүчеләр өчен өлге булып тора.
Программага күптән түгел генә кергән Д.С.Субботин ("Альянс плюс" җәмгыяте җитәкчесе) башлап җибәргән киң күләмле эшләр шулай ук куандыра. Новоникольскидагы ташландык фермаларны апрель аенда алып һәм рәсмиләштереп бетергәннән соң, биредә төзекләндерү эшләре башлап җибәрелгән. Д.С.Субботин сүзләренә караганда, мондагы фермаларда дуңгызлар, мөгезле эре терлек үрчетү белән беррәттән тагын 2 бинада тавыклар асралачак. Хәзерге вакытта эшмәкәр җирләрне рәсмиләштерү белән мәшгуль.
Шуны да әйтеп узарга кирәк, бу өлкәдә эш башлап җибәрүче фермерларга дәүләт ярдәме алу өчен зур тырышлык куярга туры килә. Беренчедән, ныклы нигезе, төгәлрәк әйткәндә, базасы булмаган эшмәкәрләр дәүләт ярдәменә бик ышана алмыйлар. Һәм бу аңлашыла да. Перспективасы күренмәгән шикле эшчәнлеккә дәүләт акча түгәргә теләми. Гаилә фермаларын үстерү программасында катнашырга теләк белдерүченең бизнес-планы, ышанычлы поручительләре булуы аеруча мөһим роль уйный. Әлбәттә, башлаган эшне ярты юлда ташлап калдыру очраклары да шактый. Монысы инде фермерларның киләчәккә өмет белән карамаулары яки вакытында финанс ярдәме ала алмый калулары белән аңлатыла. Эшчәнлек башлап җибәрү өчен акча кирәк. Кредит алып, дәүләттән ярдәм ала алмаган очракта, чыннан да, фермерлык төпкә утырырга мөмкин. Ник дигәндә, кредитны ай саен түләп тә барырга кирәк бит әле! Мисал өчен, фермер И.Даутовны алыйк. Аның фермасында бүгенге көндә 50 ләп мөгезле эре терлеге, бозаулары, 25 ләп сарыгы һәм бер баш аты бар. Фермерлык белән ул 2006 елдан бирле шөгыльләнә. "Сбербанк" һәм "Россельхозбанк" лардан кредитлар алып, техника да сатып алган. Җирле хакимияттән субсидия рәвешендә ярдәм алып барса да, зур ышанычлар багланган дәүләт ярдәмен әлеге көнгә кадәр күргәне юк әле. Барысы да документлар рәсмиләштерүгә килеп төртелә. Төгәлрәк әйткәндә, эшмәкәр төзелгән фермасына тотылган чыгымнарны дәүләт калыпларына кертеп рәсмиләштерү юлын таба алмый. Моннан бер генә нәтиҗә ясарга була - авыл җирлекләрендә гаилә фермаларын үстерү программасына керү тәртибен гадиләштерергә яки тиешенчә рәсмиләштерү ысулларын табарга. Тырышкан табар - ташка кадак кагар, дип юкка гына әйтмиләр бит халыкта. И.Даутов та булган кыенлыкларга карап кына эшчәнлеген туктатырга уйламый, киресенчә, оптимистик рухта эшләвен дәвам итә. Һичшиксез, дәүләт ярдәмен ул ничек булса да алыр дип ышанып калабыз, шул исәптән башка фермерларга да уңышлар, иң мөһиме - тотрыклы хезмәт теләп калабыз.
***
Үткән җомгада башкарма комитетта "Гаилә фермаларын үстерү" программасы буенча чираттагы киңәшмә булып узды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе М.Х.Салихов катнашты.
Билгеле булганча, программада 20 ләп эшмәкәр катнаша. Бүгенге көндә барлыгы 7 ферма уңышлы гына эшчәнлек алып бара. Шулай да һәрбер фермерның үз проблемасы, үз мәшәкате бар. Мисал өчен, пасека тотучы П.Елистратов программа кысаларында матди ярдәм алуны планлаштырса, эшмәкәр Э.Зарипов теплицасын газлаштыру мәсьәләсен хәстәрләп йөри. А.Тимофеев бозаулар сатып алырга ниятли. Сарык, кошчылык, мөгезле эре терлек үрчетү белән мәшгуль булган Г.Слесарева исә Лизинг-грант откан. Н.Малышевның "Золотой колос" фермерлык хуҗалыгында заманча төзелеш эшләре кайный. Биредә җиһазларны монтажлау бара. Гаилә фермалары программасына тагын яңа эшмәкәрләр дә килеп кушылган. Болар - Х.Гатауллин (шәхси хуҗалыгында куяннар үрчетә) һәм Р.Әгълиев (атлар үрчетә).
Р.Исмәгыйлева.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров