Әлмәт таңнары

Токарликов исемендәге җәмгыятьтә бөртеклеләрне алты мең гектарда чәчү планлаштырыла

"Чанаңны җәйдән, арбаңны кышын әзерлә"- бу әйтем нигездә авыл хуҗалыгы тармагында еш телгә алына. Халык белеп әйтсә дә, хуҗалыклар арасында арбаларын яз җиткәч кенә әзерләргә керешүчеләр дә булгалый.

Ә менә Токарликов исемендәге җәмгыять моны һәрчак истә тотып, быелгы язгы кыр эшләрен дә югары дәрәҗәдәге әзерлек белән каршылый.

Хуҗалыклар өчен бик җаваплы һәм мөһим чор җитте. Уңыш иң беренче чиратта язгы кыр эшләренең ничек уздырылуына бәйле. Ә кыр эшләренең сыйфатлы итеп һәм вакытында үткәрелүе техника-агрегатларның ни дәрәҗәдә әзерләнүеннән тора. Уттай кызу эш өстендә алар ватылып интектерсә, җәйнең дә килеп җитүе ихтимал.

- Бездә мондый проблема булганы юк, - диде Токарликов исемендәге җәмгыять директоры Рәсим Исхаков. - Урып-җыю эшләре тәмамлану белән техниканы карап-тикшереп, аларга инвентарьлаштыру үткәреп куйдык. Октябрь-ноябрь айларында ук авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлый башладык. Яңа елга кадәр культиваторлар, чәчкечләр һәм башка агрегатларны ремонтлап бетердек.

Хуҗалыкның тугыз бүлекчәсе бар, аларның һәммәсендә ремонт буенча бригадалар төзелгән. Шунысын билгеләп үтәсе килә, бригадаларга хезмәт хакы эш башыннан түләнгән, кыскасы, ничек эшлисең, шуның кадәр акча аласың. Өстәвенә сыйфат өчен һәм эш хакы аерым түләнгән. Кызыксындыру чарасы буларак, авыл хуҗалыгы продукциясе белән түләү дә кертелгән. Ремонт ясаучылар - җәен иген кырларын иңләгән механизатор-комбайнчылар.

Тракторларны гадәттә үзәк усадьбага - Кәләйгә җыеп, 1 гыйнвардан ремонтлый башлыйлар.Чөнки үзәк остаханә шушында урнашкан. Ул токарьлык, агрегат, шлифовка, мотор цехлары белән тәэмин ителгән. Шуңа күрә дә двигательләрне, тапшыру тартмаларын ремонтлау өчен әллә кая барасы юк - запас частьлар сатып алынып, барысы да үзләрендә ремонтлана.

- Кадрлар кытлыгы бездә дә бар, - дип проблемалары белән дә уртаклашты җитәкче. - Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен инвесторыбыз 15 механизатор бүлеп бирде.

"Ни чәчсәң, шуны урырсың" әйтемен дә онытмый токарликовлылар. Орлыклар шулай җәйдән үк әзерләнгән. Бүген җәмгыять 130 проценттан артыграк күләмдә орлык белән тәэмин ителгән, хәтта сатып акча да эшли алалар. Орлыкларның сыйфаты борчылырга җирлек тудырмый, һәммәсе кондицияле.

Минераль ашламалар белән дә проблема юк. Үзләре 10 миллион сумлык сатып алган, тагын субсидия буенча да биргәннәр. Хуҗалыкта бүген ул бер гектарга туры килүче тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә 45 килограмм тәшкил итә.

Токарликов исемендәге җәмгыятьтә бөртеклеләрне агымдагы елда алты мең гектарда чәчү планлаштырыла. Терлек азыгы 2,5 мең гектарны билиячәк. Шулай ук борчак, рапс ише башка культуралар да игелә. "Чәчү эшләрен һәр елдагыча вакытында тәмамларбыз дип уйлыйбыз, без аңа әзер", - ди токарликовлылар.

Ирина Апачаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: