Әлмәт таңнары

Токарликов исемендәге җәмгыятьтә алда торган язгы кыр эшләренә багышланган агроконференция үтте

"Язның бер көне ел туйдыра". Бу әйтемнең мәгънәсен игенчеләр яхшы аңлый.

Ел буе мәшәкатьсез яшәү өчен язның һәр көненнән нәтиҗәле файдаланып калу кирәк. Моның өчен, әлбәттә, чәчүгә әзерлек тә югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Бу кыр эшләрендә катнашачак агрегатларның төзек булуын, орлыкларның сыйфатын, туфракны тиешенчә әзерләүне дә үз эченә ала. Токарликов исемендәге хуҗалыкның Югары Акташтагы ашлык киптергечендә әнә шулар хакында сүз барды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре эш барышында агрегатларны ничек көйләргә кирәклеген күрсәтте, куркынычсызлык техникасын саклау, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары, орлыкларны агулау һәм башкалар турында да сөйләде.
Пленар өлештә дә хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар өчен файдалы мәгълүматлар яңгырады. Авыл хуҗалыгы идарәсенең производство- маркетинг бүлеге консультанты, районның баш агрономы Хәким Нәкыев җир кибү белән үк уҗым культураларын тукландыра башлауга һәм тырмалау эшләренә керешергә чакырды. Эшне дөрес оештыру, туфракны әзерләү дәрәҗәсе дә уңышта чагыла. Орлыкларга тукталып, ул көчле сортларга йөз тотарга киңәш итте. Салынган 14617 тонна орлыкның 13740 тоннасы тикшерелгән һәм аның 12778е кондицияле дип табылган. Баш агроном фикеренчә, хуҗалыкларга киләчәктә борчак мәйданнарын арттырырга кирәк. Күпьеллык үләннәргә өстенлек бирүнең шулай ук отышлы яклары күп.
Конференциягә галимнәр дә чакырылган иде. Казан дәүләт аграр университетының игенчелек кафедрасы доценты Рөстәм Нәбиуллин көтелгән уңыш алу өчен иң элек акчаларны нәрсәгә тотарга планлаштырырга һәм туфрак ресурсларын искә алырга кирәклегенә басым ясады.
- Төрле ашламаларга, үсемлекләрне яклауга күбрәк акча түккән саен аларга табигатьнең тискәре тәэсире шулкадәр азрак була. Быел Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү сәбәпле, дәүләт ягыннан зур дотация һәм субсидияләр көтү мөмкинлеге юк. Без бары тик үзебезнең мөмкинлекләргә һәм теләкләргә генә таяна алабыз. Фундаментсыз өй төзелмәгән кебек, әзерлек алып бармыйча уңышка да өмет итеп булмый, - диде Рөстәм Нәбиуллин. Аның фикеренчә, уңышка этаплап барып ирешергә кирәк. Туфракның уңыш бирүчәнлеген арттыру да капитал салулар сорый. Чыгышта дым саклау чараларын күрү, чәчү әйләнеше турында да сүз алып барылды, хуҗалык җитәкчеләренә 12 дән 15 процентка кадәр чиста пар калдырырга киңәш ителде. Пар җирләренең нәтиҗәлелеген күтәрүнең дә аерым технологиясе бар икән. Мисал өчен, галим аларны көздән эшкәртмәскә кирәк дип исәпли. Язын төрле чүп үләннәр үскәч эшкәртүнең файдасы зуррак.
Нинди орлык утыртасың - шундый уңыш аласың. Моны һәркем белсә дә, кайчакларда җир куенына агуланмаган орлыклар да салына. Агротехник чараларны үтәмәү, гербицидлар кертмәү яки аларны дөрес кулланмау орлыкларның төрле йогышлы авыруларына китерә, димәк, уңыш куркыныч астында.
Конференциядә шулай ук төрле служба вәкилләре дә чыгыш ясады. Мисал өчен, мәшгульлек үзәге җитәкчеләрдән вакансияләр көтә. Бүген теркәлгән эшсезләрнең 21 проценты - авылда яшәүчеләр. Авыл хуҗалыгына кадрлар, эшчеләр җитми дибез, шул ук вакытта авыллардан үзәккә ел башыннан нибары 28 вакансия кергән. Янгын күзәтчелеге, Роспотребнадзор, Ростехнадзор, экологларның һәм башкаларның да әйтер сүзләре бар.
Район башлыгы киңәшчесе Фәрит Миңнебаев хуҗалыкларның ике еллык икътисади торышына анализ ясады. Саннар кайбер хуҗалыкларның 2011 елга караганда начаррак эшләвен күрсәтә. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны кимүгә юл куйганнар, игенчелек буенча аска тәгәрәүчеләр дә бар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Извил Габдрәкыйпов билгеләп үткәнчә, районда 74 мең гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкарырга кирәк. Аларның 50 мең гектардан артыгы бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклы культуралар, 20,5 мең гектар терлек азыгы культуралары. Язгы кыр эшләрендә катнашачак техника һәм агрегатларның 96 проценты алгы сызыкка куелган. Чәчү вакытында 1710 тонна дизель ягулыгы кирәк булачак. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан ташламалы шартларда 1643 тоннасы бүленгән инде.
- Ашламаларда экономияләп янга калдырган бер сумның зыяны 10 сум, - диде Мәҗит Салихов журналистларга биргән интервьюсында. - Монда әллә ни зур акча кирәкми. Кайберәүләр ашламасыз, җирне карамыйча эшләргә омтылып карады, моның нәрсәгә китергәнен яхшы күрделәр. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр үзләре дә бер яктан хуҗачыл булырга, икенче яктан фәнни якын килеп эшләргә тиешләр.
Район башлыгы язгы кыр эшләрен үзвакытында, сыйфатлы итеп башкарырга кирәклеген искәртеп, җир эшләргә тиеш, районда чәчелмәгән бер генә буш участок та калмасын дигән таләп куйды.
Ирина Апачаева
Автор фотосы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: