Әлмәт таңнары

Тантаналы чаралар

"Гаилә фермаларын үстерү" программасы Әлмәт җирлегендә киң юнәлеш алып, республика дәрәҗәсендә уңай бәя алуга иреште. 27 декабрьдә районыбыз өчен чын мәгънәсендә истәлекле һәм шул ук вакытта әһәмиятле вакыйга булды.

Бу көнне тантаналы рәвештә өч гаилә фермасы ачылды. Әлеге чарада ТР Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г.Әхмәтов, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Х.Салихов, аның авыл җирлекләре белән элемтә буенча урынбасары А.И.Грушин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И.Ә.Габдрәкыйпов һәм башка күп кенә җитәкчеләр катнашты.
Мәгълүм булганча, Татарстанда якын киләчәктә югары технологияле фермаларның санын арттыру көтелә. Әлеге программа старт алган чорда өч ел эчендә бер меңләп эксперименталь ферма оештыру турында карар кабул ителгән иде. Бүгенге көндә Татарстанда шундый заманча 400ләп ферма гамәлгә кертелгән инде. Бу турыда М.Г.Әхмәтов берничә мәртәбә ассызыклап үтте.
Иң беренче булып тәҗрибәле эшмәкәр, фермер Николай Малышевның заманча җиһазландырылган дуңгыз фермасы ачылды. Шуны да әйтеп узарга кирәк, әлеге эшмәкәр баштарак төзелеш өлкәсендәге бизнес белән шөгыльләнгән. Ләкин күңелендә терлекчелек белән шөгыльләнү хыялын йөрткән булган. Һәм, ниһаять, әлеге хыялны тормышка ашыру мөмкинлеге барлыкка килгән, "Гаилә фермаларын үстерү" программасы игълан ителү белән эшмәкәр тиз арада тиешле документларын рәсмиләштереп, программага иң беренчеләрдән булып кереп калу бәхетенә ирешкән. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты исә үз чиратында эшмәкәргә саллы гына ярдәм күрсәтеп, бәясе 30 миллион сум күләмне тәшкил иткән муниципаль милеген залогка бүлеп биргән. Шуның нәтиҗәсендә Н.Малышев банктан 20 миллионлап кредит алган һәм Рокашево авылы янында югары технологияле, 1346 башка исәпләнгән дуңгыз комплексы төзегән. Моннан тыш фермерга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 500 мең сумлык финанс ярдәме күрсәтелгән. Бүгенге көндә эшмәкәрнең хуҗалыгында 315 баш мал исәптә тора. Бина эчендә Испания җиһазлары урнаштырылган. Фермада барлыгы унлап кеше хезмәт куя. Н.Малышев алга таба үсемлекчелек тармагындагы эшчәнлеген дә киң җәелдереп җибәрүне планлаштыра. Бу уңайдан аңа район башкарма комитеты бер меңләп гектар мәйдан җир дә бүлеп биргән.
Сөләй торак пунктында гомер кичерүче фермер Наил Маннапов исә үзенең шәхси хуҗалыгы биләмәләрендә 50 башка исәпләнгән сыер фермасы төзегән. Эшмәкәр үзенең совет чорларында да күпләп мал асравын искә төшереп узды, эшчәнлегендә төрле яклап ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтен җиткерде. Бүгенге көндә аның фермасында 31 баш мөгезле эре терлек асрала. Агымдагы елның 11 аенда гомумән алганда хуҗалыкта 73,6 тонналап сөт, 1,8 тонналап ит җитештерелгән. Район башкарма комитетыннан сөтнең һәрбер литрына 5 сум бәя белән субсидияләү дәвам иттерелә. Әйтергә кирәк, ферма төзелешенә Н.Маннапов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан 1 миллион сум күләмендә финанс ярдәме алган, объектка керә торган 230 метрлап озынлыктагы юл да төзелгән.
Яңа Нәдер авылы кырыенда яшь фермер Дилүс Камалов үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын эшләтеп җибәргән. Биредә кәҗәләр үрчетелә һәм аларның сөтеннән кымыз җитештерелә.
М.Г.Әхмәтов билгеләп узганча, терлекчелекнең мондый тармагы республикада киң таралыш алмаган, шуңа күрә дә бу алдынгы алымны үстерергә кирәк, җитештерелгән продукцияне сәүдә базарына чыгару юлларын эзләү дә зарур. Ферма 100 баш малга каралган. Бүгенге көндә исә монда инде 73ләп кәҗә асрала. 11 ай дәвамында КФХ тарафыннан 6,88 тонна сөт җитештерелгән, 2,5 тонна сатылган. Шуны да билгеләп узарга кирәк, ферма "Татнефть"нең финанс ярдәме белән салынган.
М.Х.Салихов бүгенге көндә Әлмәт җирлегендә 13 ләп гаилә фермасы үзенең эшчәнлеген алып барганын бәян итеп узды һәм киләсе елга тагын 12ләп шундый ферманың гамәлгә куелачагын хәбәр итте.
ТР авыл хуҗалыгы министры Әлмәт районында "Гаилә фермаларын үстерү" программасының нәтиҗәле алып барылуына басым ясады:
- Татарстанның көньяк-көнчыгышына без эре инвесторларны җәлеп итә алмадык. Шуңа күрә дә биредә авыл хуҗалыгы тармагын саклап калуның төрле ысулларын кулланырга туры килә. "Гаилә фермалары" программасы бу яктан аеруча кулай дип саныйм. Әлмәт районы фермерлары белән очрашу миндә чын мәгънәсендә тирән тәэсир калдырды. Фермаларның үзләреннән битәр, шушы хуҗалыкны алып баручы эшмәкәрләрнең оптимизмы, динамик һәм югары әхлаклы булулары күңелгә кереп калды. Аларның фикерләү сәләте аеруча таң калдырды. Безнең алдагы планнарда бу өлкәдәге эшчәнлеккә "Татнефть" ААҖне җәлеп итү дә бар әле. Төгәлрәк әйткәндә, нефтьчеләребез белән берлектә көньяк-көнчыгышта 200 ләп ферма оештырырга уйлыйбыз, - диде министр сүзен йомгаклап.
Р.ИСМӘГЫЙЛЕВА.
М.Фарукшин фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров