Әлмәт таңнары

Сыерың чирләсә...

Терлекләр авырганда аңа беренче ярдәм күрсәтү өчен өйдәге ветаптечкада нәрсәләр булырга тиеш?

Ак һәм сары вазелин, нигездә, ялкынсынган тирегә һәм сыер имчәкләренә сөртү, шулай ук мазьлар ясау өчен кулланыла.

Викасол — эчке һәм башка төрле кан китүләр булганда кулланыла. Олы малга 1 процентлы стериль эремәсен — 8-10 миллилитр, вак хайванга 1-3 миллилитр кадыйлар.

Ихтиол бик көчле зарарсызландыру, паразитларны юк итү һәм ялкынсынуга каршы тору үзлегенә ия. Ялкынсынулар булганда әлеге урыннарның тизрәк өлгерүен яки суырылуын тәэмин итә. Тире ялкынсынганда һәм шеш чыкканда 10-30 процентлы мазь һәм паста яки компресс рәвешендә 10-20 процентлы эремә кулланыла.

Марганцовка — көчле окисьлаштыручы, микробка каршы үзлеге көчле, дезинфекцияли. Сыек алсу эремәсе ашказаны-эчәклек бозыклыкларын кисәтү чарасы буларак эчертелә. Яраларны эшкәртү өчен кулланыла.

Бор кислотасы — ак кристаллы порошок. Сулы эремәсе күзләрне, борынны, авыз куышлыгын юдырту өчен кулланыла.

Камфора — ялкынсынуга, микробка каршы һәм авыртуны басучы чара буларак эренле һәм имчәк бизләре ялкынсынуын дәвалауда кулланыла.

Вишневский мазе — ачык яраларны дәвалаганда әйбәт булыша һәм яшь тире үсүне тизләтә.

Сөт кислотасы — малның эче кискен күбенгәндә, эчтә әчү процессына каршы һәм ялкынсынуны бетерү чарасы буларак кулланыла. Доза: мөгезле эре терлеккә — 8-15, атка — 5-15, сарык-кәҗәгә — 3-9 грамм.

Водород перекисе — пычранган яраларны әйбәт чистарта.

Танин — ашказаны авыруларыннан дәвалаучы чара. Зур малга бер эчерүдә 10-25, вак хайванга 1-2 грамм бирелә.

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: