Әлмәт таңнары

"Союз-агро": туган җиргә мәхәббәт белән

Әлмәт муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында иң зур бөртеклеләр мәйданын гадәттә "Союз-Агро" ҖЧҖ җыя. Агрохолдингның республиканың 5 муниципаль районында урнашкан барлык урып-җыю мәйданы быел 33 мең гектардан артып китте.

Территориаль күләм производство комплексларында барлык оператив эшләр белән грамоталы идарә итү турында фикер йөртергә мәҗбүр итә. Ул инвесторның һәм предприятие җитәкчесенең авыл хуҗалыгы бизнесына заманча якын килүе нәтиҗәсендә уңышлы гына чишелә. Мисал өчен, биредә кырларның электрон паспортлары гадәти күренешкә әйләнгән. Аларда һәр басу турында тулы мәгълүмат тупланган: кайчан һәм нәрсә чәчелгән, кертелгән ашламалар күләме, алынган уңыш. Ул эш нәтиҗәсенә анализ ясарга һәм йомшак урыннарны ачыкларга мөмкинлек бирә. Ә хәзер "Союз-Агро"да GPS системасы кертелә, аның ярдәмендә игенчелек буенча тагын да тулырак мәгълүматлар автомат рәвештә кыр паспортына җибәреләчәк. Агрономнар һәр берәмлек техника, агрегат тарафыннан күпме эш башкарылуына, теге яки бу агротехник операциягә күпме вакыт таләп ителүенә күзәтчелек итә алачак.

Быел "Союз-Агро" ҖЧҖнең Әлмәт муниципаль районындагы урып-җыю мәйданы 13500 гектар тәшкил итте. Куәтле техник паркка ия эре агрохолдинг кампанияне оешкан төстә утыз көндә башкарып чыкты. Игеннәрне суктыруда 20 "Нью-Холланд" комбайны катнашты. Алар белән идарә иткән тәҗрибәле механизаторларның күпчелеге - үз эшләренә җаваплылык белән караучы җирле кадрлар. Мактама һәм Кузай РПКсы буенча тулаем җыем бункер авырлыгында 21400 тонна булды. Бөртеклеләрнең барысы да чистарту, эшкәртү узып, Кузайкино элеваторына саклауга салынды.

Арпаның уңыш бирүчәнлеге холдинг буенча гектарыннан 22 центнер, сабан бодаеныкы 20 центнер тәшкил итте. Борчактан да яхшы уңыш алынды - гектарыннан 20 центнер. Бу күрсәткеч тагын да зуррак булыр иде, әгәр борчак басуларына кешеләр саранча кебек ябырылмаган, аны таптап бетермәгән булса.

Сабан һәм уҗым культуралары урып-җыелганнан соң үзләренең чиратын техник культураларга - рапс, орлыкка дип чәчелгән көнбагышка, бөртеккә исәпләнгән куркурузга көтәргә калды.

Узган кыш районның аграр тармагы өчен җитди сынаулар куйды. Кискен башланган салкыннар кар катламы аз булган җир өслеген нык туңдырды һәм уҗым культураларының сизелерлек өлешен һәлак итте. "Союз-Агро"да да 7800 гектар мәйданның 6700 ендә уҗымнар өшеде. Уҗым бодае тулысынча һәлак булды.

"Союз-Агро" директоры вазифаларын башкаручы Альберт Хөснетдинов хуҗалыкның агымдагы эш-мәшәкатьләре белән таныштырып:

- Урып-җыю тәмамлану белән шунда ук туфракны эшкәртү башлана, кырларда көзге дымны сакларга һәм туфракның уңыш бирүчәнлеген арттырырга ярдәм итүче мульча катламы булдыру өчен салам ваклана, - дип сөйләде. - Салам терлекчелек ихтыяҗлары өчен җитәрлек күләмдә тупланды. Без быел предприятие территориясендә урнашкан торак пунктларда яшәүчеләргә урдырылган мәйданнардан 5 гектарга кадәр бүлеп биреп ярдәм күрсәттек. Кешеләр үзләренә кирәгенчә печән һәм салам җыйды. Әйтергә кирәк, терлек азыгын без республикада беренчеләрдән булып 16 июньдә үк җыя башладык. Анда өч терлек азыгы җыю комплексы катнашты. Беренче чабымны без 5 июльгә кадәр җыеп бетердек, аннан күпьеллык үләннәрне аммиаклы селитра белән тукландырдык. Һава торышының әйбәт булуы һәм үзвакытында ашламалар кертелү нәтиҗәсендә икенче чабымда да яхшы терлек азыгы алырга мөмкин булды. Хәзерге вакытта уҗым культураларын чәчү бара. Мактама РПКсы бездә уҗым арышы, шул исәптән яңа "Радонь" һәм "Тантана" элиталы сортлыларын үстерү белән шөгыльләнәчәк. Соңгысы республика галимнәренең эшкәртмәсе, ул җирле климатка махсус яраклаштырылган. Без бу сортны үрчетү өчен алдык, яхшы күрсәткечләр алынса, киләсе елда аның чәчүлекләрен арттырачакбыз. 2011 елгы кыш тәҗрибәсен искә алып, быел уҗым культураларының мәйданы азрак, барлык агрохолдинг буенча 14 меңгә якын гектар тәшкил итә, шуның 3 меңләп гектары Әлмәт районында.

Игенчеләргә табигать биргән сабакка кире кайтып, "Союз-Агро"да мелиорация системасына җитди якын килү кертелүен билгеләп үтәргә кирәк. Әлмәт районы территориясендә дә тулаем "Союз-Агро"дагы кебек сугару системалары эшли. Быел Әлмәт районында эксперимент рәвешендә чәчелгән соя, шулай ук терлек азыгы өчен кузаклылар сугарыла. Аларны шәхси терлекчелек ихтыяҗлары өчен дә файдалану күздә тотыла. Гомумән алганда районда сугару мәйданнары 500 гектар тирәсе, алар Түбән Мактама һәм Ямашта урнашкан. Биредә соя беренче елын гына игелми. Дөрес, быел аның чәчүлекләре зур түгел, барлыгы 200 гектар, ләкин киләчәктә терлекчелек өчен кыйммәтле булган, савымны арттыруга ярдәм итүче әлеге культура мәйданын зурайту күздә тотыла. Ә менә кукуруз икенче ел инде бөртек алу өчен үстерелә, Мактама РПКсында аның мәйданы 130 гектар тәшкил итә. Бөртек көтүлектәге терлекләрнең сөт бирүчәнлеген һәм симертүдәгеләренең авырлыгын арттыру максатында терлек азыгы сыйфатында кулланыла. Кыр-басуларның уңыш бирүчәнлеген күтәрү өчен дә зур көч куела. "Союз-Агро" ҖЧҖдә кулланыла торган барлык чаралар комплексы - заманча авыл хуҗалыгы бизнесының озак вакытка исәпләнгән планнары нигезендә корылырга тиешлегенең, игенчеләр һәм терлекчеләрнең бүгенге көн белән генә яши алмавының аермачык мисалы.


Урак өстенә без 16 июльдә керештек. Мин аны бераз соңрак башладык дип исәплим, техник авырлыклар күзәтелде. Киләчәктә мондый проблемалар булырга тиеш түгел - без 9 метрлы ургычы булган заманча "Мак-Дон" чапкычын сатып алдык. Бу безгә урып-җыю эшләре темпын арттырырга һәм аны тагын да кыска срокларда тәмамларга мөмкинлек бирәчәк, - ди Альберт Хөснетдинов.

"Союз-Агро" ҖЧҖнең үсемлекчелек өлкәсендә даими рәвештә 70 механизатор эшли. Бу чит илдә эшләнгән зур трактор һәм комбайннар белән идарә итүче һәм хезмәт күрсәтүче төп контингент. Аларны матди кызыксындыру чаралары кыр эшләре сезонында гына түгел, кышкы вакытта да каралган. Ә менә терлекчелек кадрларга кытлык кичерә, бигрәк тә шәһәргә якын урнашуы һәм сәнәгать предприятиеләренең күплеге сәбәпле Мактама РПКсы. Сыер савучыларны күрше авыллардан һәм хәтта якын-тирә районнардан вахта ысулы белән ташырга туры килә.

Альберт Хөснетдиновка "Союз-Агро" ҖЧҖ җитәкчесе вазифасын башкару предприятие директоры Раиф Шәфыйков юл-транспорт вакыйгасында зыян күргәннән соң 24 апрельдә йөкләтелә.


Без җитәкчебез өчен нык кайгырабыз, Раиф Фәсхетдиновичның тизрәк терелүен һәм сафка кайтуын телибез. Шулай ук намуслы хезмәтләре һәм республиканың авыл хуҗалыгы үсешенә керткән шәхси өлешләре өчен хезмәткәрләребезгә дә рәхмәт җиткерәсе килә. Киләчәктә дә җаваплы бурычларның чишелеше предприятиенең уңышлы эшләвендә төп фактор булган безнең коллективның тупланганлыгына һәм профессионализмына бәйле булачак, - дип билгеләп үтте Альберт Хөснетдинов.

Л.Воронина

Автор фотосы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров