Әлмәт таңнары

Рөстәм Миңнеханов: “Без көндәшлелеккә сәләтле, профессиональ кадрлы, заманча технологияле булырга тиеш”

Мәгълүм булганча, 6 июльдә Актаныш районында республикакүләм семинар-киңәшмә булып үтте.

Биредә үк аның кысаларында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ТР агросәнәгать эшчәнлегенең икенче яртыеллыгы йомгакларына һәм алда торган урак өстен оешкан төстә башкарып чыгу бурычларына багышланган утырышы үтте. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашты.

Семинарда төп доклад белән ТР Премьер-министры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. "Бөтендөнья сәүдә оешмасы материаллары белән танышу безне җитди сынаулар көтүен аңлата, чөнки әле көндәшлеккә сәләтле булырга өлгермәдек. Бу ачы дөреслек", - диде ул. - Илдә агросәнәгать комплексын тиз модернизацияләргә мөмкинлек бирүче стратегик дәүләт карарлары кабул ителмәгән очракта республиканың эчке ресурсларын тулысынча модернизацияләргә кала".

Министр сүзләренә караганда, бүген авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре булган резервларны кулланмый һәм бизнес белән кирәкле дәрәҗәдә нәтиҗәле идарә итми. Марат Әхмәтов аның белән бәйле рәвештә хуҗалыкларга бюджет ярдәме принцибын карарга тәкъдим итте һәм Киров өлкәсенең бер авыл хуҗалыгы берләшмәсен мисал итеп китерде. Аларда хуҗалыкка кертелгән һәр сум 11 сум табыш китерә, фермада сыер савучыларның хезмәт хакы 40 мең сумга җитә.

Киров өлкәсендә бюджет ярдәме чыгымга эшләми торган хуҗалыкларга һәм банкротлыкка чыккан хуҗалыкларны үзенә кушучыларга гына бирелә. "Чыгымга эшләүче 17 процент хуҗалыкны субсидиясез калдырып, бу принципны бездә дә кертергә тәкъдим итәм. Дәүләт моннан соң чыгымга эшләүче хуҗалыкларны финанслый алмый",- диде Марат Әхмәтов. Ул бу принципны киләсе елдан башлап кертергә тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, республика хуҗалыклары исәпләү принцибын алып барырга тиеш. Актаныш, Балтач, Әтнә, Саба районнарында шулай эшләнелә. Агробизнесның нәтиҗәлелеген күтәрүнең төп факторы кадрлар сәясәтен тотрыклы итү һәм хезмәтне мотивацияләү булырга тиеш - министрның фикере әнә шундый.Чыгыштан аңлашылганча, бүген республика хуҗалыкларының яртысында гына закон буенча куелган минималь хезмәт хакы күләме 4,6 мең сум тәшкил итә. Хәзер авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшенә бәя хуҗалыктагы хезмәт хакыннан чыгып биреләчәк.

Чыгышта хезмәтне саклау турында да сүз кузгатылды. Агымдагы елның алты аенда Татарстанда авыл хуҗалыгы производствосында 10 кеше үлгән, бу 2011 ел белән чагыштырганда ике тапкырга артык.

Урып-җыюга килгәндә, быел уракка иртә төшү көтелә. Авыл хезмәтчәннәренә 2,9 млн. гектар мәйданнан уңыш җыеп алырга кирәк булачак. Урак өстендә 4 меңгә якын техника катнашачак. Министр бөртекле культураларны сентябрьгә кадәр җыеп бетерү кирәклеккә күрсәтте.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләшүгә йомгак ясап, барыннан да элек уңышны һәм терлек азыгы әзерләүне үз вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгу кирәклеген ассызыклады.. Аның әйтүенчә, республикада терлек азыгын әзерләүне дөрес оештырмау сәбәпле, 30 проценты юкка чыга, шуңа күрә заманча технологияләрне кертү зарур. Терлекнең баш санын арттыруга тукталып, Президент район башлыкларын шәхси хуҗалыклар белән дә эш алып барырга чакырды, бу мәсьәләне контрольдә тотарга әйтте.

Кулланылышта булмаган җирләр дә игътибарга алынды. "Эшкәртелми торган җирләрне хуҗаларыннан алырга кирәк", - диде ул катгый итеп.

Президент шулай ук агросәнәгать секторында кадрлар сәясәтен яхшыртырга һәм ветеринария хезмәте эшен көчәйтергә кирәклегенә дә басым ясады. Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү нәтиҗәләре турында, Рөстәм Миңнеханов: "Без көндәшлелеккә сәләтле, минималь чыгымлы, профессиональ кадрлы, заманча технологияле булырга тиеш, товар җитештерүчеләр өчен базарлар ачык булырга тиеш. Бу безнең бурыч", - дип билгеләп үтте.

Материал ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан алып әзерләнде.

Р.S. Актаныштан алган уй-фикерләре белән уртаклашуын сорап, без Әлмәт муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И.Ә.Габдрәкыйповка мөрәҗәгать иттек. Ул иң беренче итеп әлеге төбәктә кешеләрнең авыл хуҗалыгында берегеп эшләүләрен әйтте. Актанышта кадрлар һәм белгечләр белән тәэмин ителеш буенча бернинди проблема юк. Биредә инвесторлар да күзәтелми икән. Алга куелган бурычларга тукталып, "Без мөгезле эре терлекләрнең баш санын ел азагына кадәр 18200 гә җиткерергә тиеш, - диде Извиль Әнәсович. - Әлегә 17390 баш терлек асрала. Сөт савуны да арттырыру зарур. Шунысын әйтергә кирәк, эш хаклары буенча без республикада алда барабыз. Бүген хуҗалыкларда уртача хезмәт хакы -11 мең сум".

Районда урак өстенә әзерлек бара. Извиль Габдрәкыйпов искәртүенчә, бездә бер комбайнга 430 гектар җир туры килә. Бу республика буенча шулай ук югары күрсәткеч. Тик комбайнчылар белән генә проблема. ТР Президенты комбайннарны икешәр комбайн белән тәэмин итү бурычын куйган. Игеннәр торышына килгәндә, язгы культуралар, бигрәк тә арпа, солы яхшы үскән. Уҗым культуралары белән бик мактанып булмый. Районда уракка 15-16 июльдә төшү планлаштырыла. Әлегә игеннәрдәге дымлылык 42-44 процент тәшкил итә. Ул 26 процентка калгач, рәхәтләнеп турыдан-туры урып, сугып эшләргә була. "Татнефть" ААҖ ярдәме белән районга механикалаштырылган отрядка 3 комбайн алынган. Отряд комбайнчылар белән тулысынча комплектланган.

И.Апачаева.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров