Әлмәт таңнары

Мәҗит Салихов: "Җир эшкәртелергә һәм уңыш китерергә тиеш"

Район хуҗалыклары иртә сабан культураларын чәчүне төгәлләде һәм техник культураларга кереште. Әмма кулланылышта булмаган җирләр дә байтак бездә.

Буш торган мәйданнар аеруча Иске Михайловка кустында еш очрый. Дүшәмбе көнне район башлыгы Мәҗит Салихов эшче комиссия белән әлеге биләмәләрне карап чыкты.

Бүген Иске Михайловка кустында 23 фермер авыл хуҗалыгы җирләреннән файдалана. Әмма ачыкланганча, үзләренә йөкләтелгән бурычны аларның барысы да намус белән башкармый булып чыкты. Соңрак тагын бер проблеманың барлыгы билгеле булды - кечкенә мәйданлы җирләр кустның төрле почмакларында урнашкан. Ә бу исә фермерларның эшләрен тагы да катлауландыра. Мисал өчен, иң эре саналган "Иске Михайловка" җәмгыяте хуҗалыгы әнә шундый хәлдә калган. Җир эшкәртү өчен авыл хуҗалыгы техникасын аларга 30 ар километрга кадәр күчерергә туры килә. Хуҗалык җитәкчесе Альбина Фәттахова сүзләренә караганда, алар карамагындагы җирләр мәйданы 2000 гектардан артып китә, басу-кырларны эшкәртү өчен 218 пайчы белән килешү төзелгән. Ел саен хуҗалык аларга 5 центнер ашлык бүлеп бирә, язын бакчаларын сөрә.

Тагын бер эре фермер Рәис Сафиуллин 1132 гектар мәйданда эш җәелдерә. Әйтергә кирәк, әлеге ике фермер да җиргә хуҗаларча мөнәсәбәттә карый. Шулай да кимчелекләр дә юк түгел. Биләмәләрне карап йөрү барышында алар белән сөйләшүләр алып барылды, ике як та үз фикерләрен җиткерде.

Хәзер тиешле службалар алдында зур бурыч тора - әлеге кустта басулардан файдаланмаучы вак фермерларны ачыклау. Район башлыгы хәбәр иткәнчә, якын арада эшкәртелмәүче авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең картасы ясалачак. Ә соңрак игътибарсыз җәйрәп яткан кырларны яңадан бүләчәкләр, яңа хуҗалар кулында аларга ихтыяҗ артыр дигән ышаныч бар. Әлеге эш белән җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы шөгыльләнәчәк.

- Җир эшкәртелергә һәм уңыш китерергә тиеш. Кулланылышта булмаган мәйданнарда да культуралар үстерү зарур, - дип ассызыклады Мәҗит Салихов.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Извил Габдрәкыйпов ихтыяҗ булмаган җирләрнең төп өлешенең искергән күпьеллык үләннәр мәйданына туры килүен әйтте. Бүген районда 90 мең гектардан артык сөрү җире исәпләнә. Шуларның 70 мең гектарын чәчүлек, 11 меңен күпьеллык үләннәр мәйданы алып тора, 11 мең гектар чиста парга калдырыла.

Ландыш Сибгатуллина

Фотолар Әлмәт муниципаль районы сайтыннан

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: