Әлмәт таңнары

Әлмәттән ике фермер миллионнан артык сумга грант отты

Әл­мәт­ле­ләр төр­ле бәй­ге­ләр­дә ак­тив кат­на­ша һәм еш кы­на җи­ңү яу­лый, грант ия­лә­ре бу­ла.

Авыл ху­җа­лы­гы азык-тө­ле­ге җи­теш­те­рү бе­лән шө­гыль­лә­нү­че­ләр дә бәй­ге­ләр­не чит ит­ми. Чөн­ки, ни әйт­сәң дә, җи­ңә кал­саң, бу сал­лы гы­на яр­дәм бу­ла бит.

Эш­лә­рен баш­лап җи­бә­рү­че фер­мер­лар­га һәм кресть­ян (фер­мер­лык) ху­җа­лык­ла­ры ба­за­сын­да га­и­лә тер­лек­че­лек фер­ма­ла­рын үс­те­рү­гә яр­дәм итү­гә йөз тот­кан мак­сат­чан прог­рам­ма­лар эш­ли. 2012-2014 ел­лар­га тө­зел­гән әле­ге прог­рам­ма­лар­да баш­лан­гыч фер­мер­га иң юга­ры бил­ге­лән­гән грант кү­лә­ме 1,5 мил­ли­он, ә га­и­лә фер­ма­ла­ры­на 5 мил­ли­он сум­га ка­дәр. Уз­ган ел грант­ка ия бу­лу­чы­лар ара­сын­да як­таш­ла­ры­быз да бар. Бо­лар - Биш­мун­ча­дан Хә­лил Мө­ба­рәк­шин һәм Нә­дер­дән Рөс­тәм Хә­сә­нов. Алар­ның грант­ла­ры 1 һәм 1,5 мил­ли­он сум тәш­кил итә.

Бы­ел да ике як­та­шы­быз - Яшь­ләр бис­тә­сен­нән са­вым сы­ер­лар ас­рау­чы Зөл­фия Юпа­е­ва (1,5 мил­ли­он сум) һәм Биш­мун­ча­дан тер­лек­ләр си­мер­тү бе­лән шө­гыль­лә­нү­че Ри­шат Ха­ри­сов (1,4 мил­ли­он сум) бәй­ге тур­ла­рын узып, грант оту бә­хе­те­нә иреш­кән. Юпа­ев­лар ху­җа­лы­гын­да мө­гез­ле эре тер­лек­ләр са­ны 70, шу­ның 20 се - са­вым сы­ер. Алар­дан тыш 85 баш дуң­гыз да ас­ра­ла. Алар грант ак­ча­сы­на тех­ни­ка һәм нә­сел­ле сы­ер­лар са­тып алыр­га исәп­ли. Ри­шат Ха­ри­сов ат фер­ма­сы тө­зү бе­лән янып яши. Грант ак­ча­сы шу­шы мак­сат­ка җи­бә­ре­лә­чәк.

- Бәй­ге­дә 259 ке­ше кат­наш­ты. Әл­мәт ра­йо­нын­нан тер­лек­ләр ас­рау­чы 10 фер­мер га­ри­за яз­ган иде. Рес­пуб­ли­ка бу­ен­ча 50 гә якын ке­ше грант от­ты, - ди­де авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ида­рә­се на­чаль­ни­гы Из­вил Габд­рә­кый­пов. - Грант­ның бер өле­ше фе­де­раль, икен­че­се рес­пуб­ли­ка бюд­же­тын­нан фи­нанс­ла­на. Ак­ча ал­дым да бет­те тү­гел. Аның ни­чек са­рыф ите­лү­е­нә ба­шын­нан аза­гы­на ка­дәр кү­зәт­че­лек ите­лә. Фер­мер­лар квар­тал са­ен от­чет би­рә­чәк­ләр. Грант мак­сат­чан фай­да­ла­ны­лыр­га ти­еш. Бер сүз бе­лән әйт­кән­дә, син фер­ма оеш­ты­рыр­га алын­ган­сың икән, ак­ча да шу­шы ха­җәт­ләр­гә ге­нә то­ты­ла. Ми­сал өчен, сөт җи­теш­те­рү­гә, тер­лек­ләр­нең баш са­нын арт­ты­ру­га, фер­ма­ны су, ки­лү юл­ла­ры бе­лән тәэ­мин итү­гә һәм баш­ка­лар­га.

Мон­нан тыш, аг­ро­сә­нә­гать комп­лек­сы­ның иң ях­шы бел­ге­че исе­ме­нә дә бәй­ге ба­ра. Без­нең "Ур­са­ла" ху­җа­лы­гы зо­о­тех­ни­гы Алек­сандр Шей­кин, То­кар­ли­ков исе­мен­дә­ге җәм­гы­ять зо­о­тех­ник­ла­ры Ми­нәс­хәт Мө­хәм­мәт­шин, Нә­сим Сат­та­ров­ны ин­де кот­лар­га бу­ла. Алар­ның эш хак­ла­ры­на ях­шы гы­на мат­ди яр­дәм өс­тә­лә­чәк. Әл­бәт­тә, бу грант­лар­ның да ху­җа­ла­ры бу­лу җи­ңел тү­гел. Җи­ңү­гә ире­шү­дә төп кри­те­рий - тер­лек­че­лек күр­сәт­кеч­лә­ре. Бәй­ге­гә ай са­ен йом­гак яса­ла. Җи­теш­те­рү­чән­лек ки­ме­сә һәм баш­ка та­ләп­ләр үтәл­ми баш­ла­са, тө­шеп ка­лу­ың­ны көт тә тор.

Иң ях­шы бел­геч исе­ме­нә ел нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча да бәй­ге ба­ра. Бу юлы грант кү­лә­ме - 100 мең сум. Аңа дәгъ­ва кы­лу­чы­лар ара­сын­да Әл­мәт ра­йо­ны­ның авыл ху­җа­лы­гы фи­да­карь­лә­ре бу­луы да сө­ен­де­рә. Ал­да әй­теп узыл­ган өч бел­геч­тән тыш би­ре­дә зо­о­тех­ник Илья Ни­ко­нов, ве­те­ри­на­рия та­би­бы Ал­маз Аб­дул­вә­ли­ев, аг­ро­ном Риф­кать Мор­та­зин (өче­се дә "Ки­чү­чат"­тан), аг­ро­ном Аль­фир Га­ли­ев (То­кар­ли­ков ис.), ин­же­нер Ил­дар Га­ри­пов ("Со­юз-Аг­ро"), ин­же­нер Ра­дик За­ки­ров ("Ки­чү­чат") кат­на­ша. Бу бәй­ге­дә ин­де эш­чән­лек күр­сәт­кеч­лә­рен­нән тыш бе­лем дә­рә­җә­се дә, эш ста­жы да, баш­ка неч­кә­лек­ләр дә ис­кә алы­на.

Го­му­мән ал­ган­да, ра­йон­да­гы тер­лек­че­лек то­ры­шы­на кил­гән­дә, ху­җа­лык­лар­да 17200 баш тер­лек ас­ра­ла. Бү­ген са­вым сы­ер­лар­дан ур­та­ча ал­ган­да кө­не­нә 10 ки­лог­рамм ти­рә­се сөт са­вы­ла. Мал­лар­ның кыш­ны тук чы­га­чак­ла­ры­на ыша­ныч зур­дан. Кон­цент­рат­лар­ны да ку­шып исәп­лә­гән­дә, бер баш шарт­лы тер­лек­кә 35 цент­нер бе­рәм­ле­ген­дә тер­лек азы­гы ту­ры ки­лә. Уз­ган ел зур күр­сәт­кеч­ләр­гә иреш­кән ком­байн­чы­лар ке­бек үк тер­лек­че­ләр дә ра­йон баш­лы­гы пре­ми­я­се ал­ган иде. Пре­ми­я­ләр кү­лә­ме бар­лы­гы 300 мең сум тәш­кил ит­кән. Авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­се җи­тәк­че­се әй­тү­ен­чә, ра­йон баш­лы­гы бы­ел да әле­ге күр­кәм ча­ра­ны - күп сөт са­ву­чы­лар­ны, ал­дын­гы тер­лек­че­ләр­не бү­ләк­ләү­не дә­вам итәр­гә ни­ят­ли. Кыс­ка­сы, ирен­мә­гән ке­ше­гә авыл ху­җа­лы­гын­да да эш ха­кын, мат­ди ке­рем­не арт­ты­ру юл­ла­ры бар.

Ири­на Апа­ча­е­ва

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: