Әлмәт таңнары

Әлмәттә сыер савучылар һәм көтү яңарту буенча технологлар арасында бәйге узды (+фото)

Бүген авыл хуҗалыгының терлекчелек өлкәсе иң күтәренке үсеш чорында булмаса да, биредә тир түгүчеләр якты киләчәккә өметләнә әле.

Акрынлап булса да кул хезмәтеннән китәләр, заманча технология дигәннәре дә ялтырап торган сөт үткәргечләре, суыткычлар, мал азыгын үзе турый да, болгата да, тарата да торган техника, автоматлаштырылган тирес чыгару җайланмалары формасында хуҗалыкларга т тора. Ә иң мөһиме, алмашка яңа буын үсә! Әлмәт муниципаль район җирлегендә уздырылган терлекчеләр бәйрәмендә шул хакта да сүз булды.

Традицион сыер савучылар һәм көтү яңарту буенча технологлар арасында уздырылган бәйге ел саен истә калырлык итеп оештырыла һәм район терлекчеләренең, хезмәт ветераннарының үзенчәлекле сабан туен хәтерләтә. Бу юлы әлеге чара "Урсалы" хуҗалыгы җәйләвендә үтте. 44 нче бәйгедә районыбызның 17 хуҗалыгыннан 30 оператор һәм 8 технолог катнашты. Араларында яшь белгечләр, мәктәп укучылары да бар иде. Бәйгедә килүчеләрне район башлыгы Мәҗит Салихов сәламләде. Ул үзенең чыгышында районда авыл хуҗалыгы фидакарьләре хезмәтенә олы рәхмәтен белдерде, узган ел нәтиҗәләре буенча әлмәтлеләрнең 23 мең центнер сөт алуын, 4 мең тонна ит җитештерүен ассызыклады. Бу, әлбәттә, ару-талуны белми эшләгән терлекчеләрнең генә түгел, ә алтын куллы игенчеләрнең дә уртак хезмәт җимеше.

- Хуҗалыкларның 70 % табышы сыер савучылар һәм көтү яңарту буенча технологлардан тора, - диде район башлыгы. - Шуңа күрә үз эшенең осталарын һәрвакыт кадер-хөрмәттә яшәтергә, кулыбыздан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тиешбез. Бу өлкәдә муниципалитет та, "Татнефть" компаниясе дә читтә калмый, эш шартларын яхшырту, хезмәтне җиңеләйтү буенча матди ярдәм даими күрсәтелеп тора.

Район башлыгы әлеге бәйгеләрнең матур традициягә әверелүен, терлекчеләр өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы, алга таба да уңдырышлы хезмәткә җирлек булуын ассызыклады.
Бәйге әләме югарыга күтәрелгәннән соң, белгечләр ярыш зоналарына таралышты. Сыер савучылар башта савым аппаратын вакытка сүтеп-җыйды. Бәйге комиссиясе рәисе Ильшат Фәтхетдинов сүзләренчә, бу эшне операторлар яхшы белергә тиеш, ник дигәндә, техниканың көтмәгәндә ватылып китүе бар, ә сыер савылмыйча калса - сөт кими. Әлеге этапны уңышлы узучылар сыерлар янына ашыкты. Иртәдән үк үз чиратын көткән малкайлар, сыер савучыларның үзләренеке булмавына артык пошынмады, ияләшкән урыннарына кереп, сабыр гына басып торды. Савылган сөт бидоннарны тутыра торды, ә махсус комиссия аның сыйфатын, чисталыгын тикшерде. Белгечләр фикеренчә, сыерны сава башлаганчы, җиленен башта әйбәтләп юу, аннары аңа массаж ясау зарур, сөтне дә иренмичә азагына чаклы савып бетерергә кирәк. Бу хакта савымчылар онытмый, әлбәттә. "Ярыш" хуҗалыгы сыер савучысы Миләүшә Сираҗетдинова сүзләренчә, мөгезле эре терлек иркәләгәнне ярата. Шуңа күрә бер ел элек кенә яңа эшкә керешкән белгеч үзенең бүлегендәге малларына назлап эндәшә, ныклап ашата һәм тиешчә тәрбияли. Рәхмәтле маллар исә аны көннән-көн арттыра барган сөтләре белән куандыра.

Көтү яңарту буенча технологлар да шундыйрак фикердә. Терлекчеләрнең барысы да үз эшләренең остасы, шуңа күрә авыл кешесенә хас булганча шәхси хуҗалыкларында мал-туар асрый. "Чулпан" ҖЧҖ технологы Зөлфия Нәбиуллинаның кош-кортны исәпкә алмаганда, ике сыеры, бозаулары бар. Сөтләрен, каймак-эремчекләрен авыл халкы гына түгел, әлмәтлеләр дә бик теләп ала.

- Иренмәсәң, авыл җирендә дә рәхәтләнеп яшәргә була, ирем белән икебез дә хуҗалыкта эшлибез, өйдә дә өлгерәбез. Йокы күрмәсәк тә, тормышыбыздан зарланмыйбыз, Аллага шөкер! - ди Зөлфия.

Ханым 30 елдан артык сыер савучы булып эшләгән, 4 ай элек кенә аны көтү яңарту буенча технолог итеп билгеләгәннәр. Шуңа күрә бу юлы ул бәйгедә яңа статуста тәүге кабат катнаша. Әллә шуңа, әллә иртән генә улын армия хезмәтенә озатканга, бераз каушаган икән. Шулай да жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирә алган.

Технологлар теорияне яхшы белүдән тыш, үз белемнәрен практикада да расларга тиеш булды. Шул ук вакытта бәйге комиссиясе нәтиҗә ясаганда барлык белгечләрнең дә гомуми эш күрсәткечләре исәпкә алды.

Балларны санап, җиңүчеләрне ачыклаган вакытта бәйрәм мәйдачыгында район үзешчән сәнгать артистлары чыгыш ясады. Шул ук вакытта спорт ярышлары да башланып китте. Әлмәт терлекчеләре үзләренең уңган-булганлыкларын аркан тартышуда, көянтә-чиләк белән су ташуда раслады, күзләре бәйләнгән килеш тә үз дигәннәренә ирешүгә һәвәс булуын күрсәтте.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Извил Габдрәкыйпов сүзләренчә, бүген авыл хуҗалыгы тармагында 1830 кеше хезмәт куя, аларның уртача яше 48-53 тирәсендә. Яшь белгечләр бары Токарликов исемендәге җәмгыятьтә һәм "Союз-Агро" оешмаларында гына эшли. Бүген районның 17 эре хуҗалыгына ким дигәндә 11 зоотехник, шул чаклы ук ветеринар җитми. Гадәттә, бу вазифалар бер кеше җилкәсенә төшә. Шулай да, идарә җитәкчесе өметен өзми, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район җитәкчелеге белән берлектә кадрлар әзерләү бурычын башкарып чыга алуына ышана. Соңгы елларда чыгарылыш сыйныф укучылары һәм ата-аналар белән очрашулар оештырыла, авыл хуҗалыгы юнәлешендә белем алырга теләүчеләр өчен төрле уку йортларына юлламалар бирелә. 2012-2013 уку елында Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында агрономия һәм механизация бүлекләрендә беренче төркем студентлар укый башлады. Быел 29 беренче курс студенты район хуҗалыкларында практика узып та кайтты.

Әйе, киләчәге бар авыл хуҗалыгының, яңа буынны да үзләре тәрбияли. Мисал өчен, бәйгедә катнашучы яшь белгечләр һәм мәктәп укучылары әнә шундыйлардан. Аларны бәйрәмдә аерым билгеләп үттеләр. Укучылар арасында 3 нче урынны Алина Умарова ("Чишмә" ҖЧҖ) яулады, 2 нче урында - Рәмилә Бәдретдинова ("Кичүчат" ҖЧҖ), җиңүче итеп "Васильевское" хуҗалыгыннан Дмитрий Буслаев танылды.

Яшь белгечләр арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренчелектә - Миләүшә Сираҗетдинова ("Ярыш"); икенчелек - Нина Бухтеева ("Чишмә") белән Гөлнара Фаттаховада ("Новая Михайловка Р"). Өченче урынны Алия Рәхмәтуллина ("Кичүчат"), Светлана Савельева ("Первомайский"), Наилә Мохитова ("Рубин") яулады.

35 яшьтән өлкәнрәкләр арасында җиңүче булып "Урсалы"дан Валентина Мотыйгуллина танылды. Икенче урынны Лениза Мостафина ("Чулпан" ҖЧҖ) һәм Татьяна Климина ( Токарликов ис. ААҖ) бүлеште. Өченче урынга Галина Фадеева ("Аппак" ҖЧҖ), Таһирә Мостафина ("Чагылтау" ҖЧҖ), Лилия Мингазова ("Актау" ҖЧҖ) лаек булдылар.
Көтү яңарту буенча технологлар арасында бәйгедә Токарликов исемендәге хуҗалык белгече Виктор Токарев җиңүче булды. Икенче һәм өченче урынны Юлия Кораблева ("Ново-Михайловское") һәм Фатыйх Хәбибуллин ("Кичучат" ҖЧҖ) бүлеште. Шулай ук бу көнне 2012 ел нәтиҗәләре буенча алдынгы дип табылган 45 терлекчегә район Советы һәм башкарма комитетының Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Рәдифә Ногманова

Фотолар Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: