Әлмәт таңнары

Әлмәттә көзге ярминкә башланды

Әлмәттә беренче көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды. Быел ул Фәхретдин урамының "Юлдаш" сәүдә ноктасы янында урнашкан өлешендә - Ленин һәм Тимерязев урамнары арасына күчте.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, бу көнне ярминкәдә 26 авыл хуҗалыгы предприятиесе, фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар катнашкан. 650-700 кг ит, 9-11 тонна бөртек һәм фураж, шулай ук бәрәңге, суган һәм башка яшелчә сатылган.

Киләсе ярминкә шунда ук 4-5 октябрьгә планлаштырыла. Анда катнашучылар саны тагы да күбрәк булыр дип көтелә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим