Әлмәт таңнары

Әлмәттә гаилә фермалары уңышлы эшли

Әлмәт муниципаль районында узган ел 13 гаилә фермасы төзелеп эшли башлаган иде. Быел ел азагына кадәр тагын ун гаилә фермасы сафка бастырылырга тиеш. Әлегә аның икесе генә эшли. Район башлыгы аларның берсендә - Бишмунча авыл җирлеге территориясендә урнашкан Слесаревлар фермасында булган иде инде. 8 ноябрьдә Мәҗит Салихов Дальние Ямашида төзелгән...

Гаилә фермаларының бигрәк тә авыл җирлекләрендә төзүнең әһәмиятен аңлатып тору кирәк микән. Сер түгел, бүген эшсезлек авылларга да үтеп керде. Безнең мәшгульлек үзәгендә дә эшсез буларак теркәлүчеләр арасында район торак пунктларында яшәүчеләр бар. Гаилә фермалары төзү үзеңне генә түгел, ә башкаларны да эш белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә. Өстәвенә дәүләт ташламалар белән төрле кредитлар, субсидияләр тәкъдим итеп тора, махсус программалар эшли. Бары тик теләк кенә кирәк. Дальние Ямашида яшәүче Ия Игнатьева һәм аның тормыш иптәше Александр Тимофеевта үз эшләрен булдыруга, шушындый авыр хезмәткә алынуларына һич кенә дә үкенмиләр, киресенчә, аралашканда аларның канатланып, эш өчен җанып-көеп йөрүләре сизелде.

Хуҗабикә Куриль утравыннан булып чыкты. Ямашка килеп төпләнүенә ике дистә ел. Терлек асрый башлаганнарына ун еллап чамасы. Башта бер генә сыер булган, аннан әкренләп баш санын арттыра башлаганнар. Хәзер терлекчелек белән зурдан шөгыльләнергә ниятләгәннәр. Терлекләрне әүвәл сатып алырга туры килгән. Үзләренең бозаулар туа башлагач, бу юнәлештә эш җиңеләйгән. Көтүлекне яңарту турында да кайгырта Тимофеевлар. Бу җәһәттән Симментальская токымлы биш бозау сатып алынган.

- Алексей Иванович Грушин тәкъдиме белән узган ел гаилә фермасы ачарга уйладык. Шулай итеп 2011 елдан шәхси эшмәкәр булып киттек, - ди Ия ханым. Башта ит җитештерүгә генә йөз тоткан булганнар. Сөткә дә ихтыяҗ булуын күреп, аны да кәсеп итеп алганнар. Бүген Тимофеевлар гаиләсе ит һәм сөт җитештерә. Сату белән проблема юк. Аларны шушы тирәдә эшләүче нефтьчеләрне тукландыру өчен дә, авыл халкы да алып бетереп бара.

Хәзерге вакытта гаилә фермасында 40 баш мөгезле эре терлек бар. Аларның 29 ы савым сыерлары. Планнары - терлекләрнең баш санын 50 гә җиткерү. "Союз- Агро" җәмгыятеннән буш торган ферма бинасы сатып алганнар. Аның реконструкцияләү байтак сумга барып төшкән. Ремонт һаман да дәвам итә, чөнки әлегә механикалаштырылган җайланмалар урнаштырылып бетмәгән. Терлекләр хәзер бирегә күчерелгән. Хуҗалык эшләрендә куллану өчен "Лизинг- грант" программасы буенча трактор сатып алганнар. Ике атлары бар. Берсе нәселле ат - Владимирский тяжеловозны районда бик сирәк хуҗалыкларда гына күрергә була.

Тимофеевлар гаилә фермасының әлегә җирләре юк. Терлек азыгын сатып алалар, ә печәнне үзләре әзерли. Ялларга кайтканда Ижевскида медицина академиясендә белем алучы кызлары да булыша, ә 9 яшьлек Данила көн саен маллар арасында. Эшкә Түбән Камадан бер гаиләне алганнар һәм аларны торак белән тәэмин иткәннәр.

- Җәй көне иртәдән караңгыга кадәр эшлибез. Бозаулау чорында керфек какмаган төннәр дә була. Минем терлекчелек буенча махсус белем юк.Эш барышында өйрәнәбез, - диде безнең сорауларга җавап биреп Ия Игнатьева.

Район башлыгы Мәҗит Салихов Тимофеевларның гаилә фермасын карап чыкканнан соң аңа уңай бәя бирде. Ул Татарстан җитәкчелегенең гаилә фермаларына зур игътибар бирүен искә төшереп узды. "Татнефть" ААҖ дә авыл хуҗалыгына ярдәмгә әзер. Компания 7 ферма каркасы ясады.

- Без депутатлар белән җирле бюджеттан бер гаилә фермасына 300 әр мең сум акча бүлү турында карар кылдык. Мин моны безнең яктан шулай ук ярдәм дип исәплим. Авыл хуҗалыгында кешеләрнең эшләргә тырышуы безне шатландыра. Ел азагына кадәр калган гаилә фермаларын төзеп бетерү бурычын куябыз. Бизнесның бу төрен үз итүчеләргә конкрет шартлар куелды. Безнең яктан куелган бурычны үтәүчеләргә дүшәмбедән бюджеттан акча бүлә башлыйбыз. Бүген нинди дә булса эшчәнлек җәелдерергә теләгән эшмәкәрләргә без һәр сорауда теләктәшлек күрсәтергә, ярдәм итәргә әзер, - дип билгеләп үтте Мәҗит Хаҗипович.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров