Әлмәт таңнары

Әлмәт районында терлекчеләрнең кышка әзерлеге мәсьәләсенә багышланган төбәк семинары узды

Көз хакимлекне тулысы белән үз кулына алды: көннәр суытты, яңгырлар да китте.

Бу авыл хуҗалыгы тармагына тагын бер мәшәкать өстәде - җәйләүләрдәге терлекләрне кичекмәстән фермаларга күчерергә кирәк. Савымны киметмәү турында кайгыртканнарның фермалары күптән кышкылыкка әзер, сыерлары да җылы түбә астында. Әмма бар район да моның белән мактана алмый әле. "Кичүчат" хуҗалыгында уздырылган төбәк семинарында әнә шулар хакында сүз барды.

Семинарга Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Азнакай, Ютазы, Чирмешән районнарының зоотехниклары, ветеринария табиблары, товарлыклы сөтчелек фермалары мөдирләре чакырылган иде. Төбәк семинарының Әлмәт җирлегендә узуы очраклы түгел. Безнең район республикада иң эреләрдән санала, ул 250 мең гектардан артык җир биләп тора. Икътисадта агросәнәгать комплексы төп урынның берсен били. Бүген районда 26 авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчәнлек җәелдергән. Сәламләү сүзе белән чыккан район башлыгы Мәҗит Салихов авыл хуҗалыгын үстерүдә терлекчелекнең төп юнәлеш булуын искәртте. Быел терлекләрнең баш санын саклап калу мөмкин булды. Житәкчеләр алдына аларны тагын да арттыру бурычы куелган.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов республикадагы сигез айлык йомгакларының куандырырлык булмавын хәбәр итте. Мисал өчен, бу чорда барлыгы 230,1 мең тонна ит җитештерелгән. Ул узган елның шушы чорына карата 106 процент тәшкил итсә дә, үсеш кош һәм дуңгыз итләре хисабына гына ирешелгән. Сыер ите исә быел 9 процентка кимрәк җитештерелгән. Август аенда тагын да түбәнгә тәгәрәгәнбез: күрсәткеч узган елгы санга карата 86 процент кына.

Сөт саву буенча да аска төшү күзәтелә. Быел савылган 744,2 мең тонна сөт 2012 ел белән чагыштырганда 8 процентка азрак.

- Августта сөт савуны тагын да киметтек. Гаеплеләрне эзләргә кирәкми. Җәйләүләрдә таләпләр үтәлми, бүгенгә терлекләрнең 70 проценты гына фермаларга күчерелгән, - диде Нәҗип Хаҗипов. Таләпләр сакланмау экран аша күрсәтелгән фотосурәтләр белән дә расланды.

Сөт савуны киметүчеләр арасында безнең район хуҗалыклары да бар. "Чишмә"дә быелның сигез аенда узган ел белән чагыштырганда 23, "Чагылтау"да 17 процентка кимрәк сөт савылган. Республика буенча уртача алганда бер сыерга 3123 килограмм сөт туры килә. Кайбер хуҗалыкларда һәр сыердан тәүлегенә 5, 6 килограмм гына сөт алынган. Түбән продуктлы сыерлар асраучы хуҗалыклар арасына янәдән "Чишмә" (9,7), "Актау" (10,5), "Аппак" (10,3 кг) кертелгән. Ә менә безнең "Яңа Михайловка" хуҗалыгы бу төрдә үрнәк буларак билгеләп үтелде. Ел башыннан хуҗалыкта 182 баш сыерның һәммәсеннән 6269 ар килограмм сөт савып алганнар.

Терлекләрнең баш санын саклау буенча да тәнкыйть сүзләре яңгырады. Республика буенча караганда, мөгезле эре терлекләр саны 5 процентка кимегән. Бу 16,5 мең баш дигән сүз. Әлеге җәһәттән безнең район җиңел сулый ала. Ләкин хуҗалыкларга аерым-аерым күз салсак, "Чишмә"нең узган елның шушы чорына карата 138, "Чулпан"ның 116 башка мөгезле эре терлекләрен киметүен күрергә була. Дөрес, башка төбәкләрдә бу күрсәткечләр тагын да югарырак.

- Терлекчелектә вак-төяк юк. Барысы да бер-берсенә бәйләнгән. Баш санын арттырырга кирәк. Ел азагына кадәр вакыт бар әле. Өстәвенә сөт сатып алучылар бәяләрне күтәрделәр. Әгәр инде эшләргә кеше юк дисез икән, сөтүткәргечләр системасына күчәргә кирәк. 50 сыерга бер сыер савучы билгеләп, аны да, сыерларны да интектермәгез - министр урынбасарының киңәше әнә шундый. .

Баш санын терлекләр сатып алмыйча, үзеңнең бозауларың белән генә арттыру - иң арзан юл. Быел 1 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда республика хуҗалыкларында 194,2 мең бозау туган. Шуның 3425 е Әлмәт районына туры килә. Татарстан буенча кимү 2 процент булса, бездә 1 %. "Кара" исемлеккә безнең "Чишмә", "Чулпан", "Ташкичү" хуҗалыклары эләккән.

Нәҗип Хаҗипов сөткә каралган субсидияләр буенча да белешмә бирде. Әлмәт районы хуҗалыклары федераль һәм республика бюджетларыннан 7 миллион 587 мең сумлык субсидия алганнар. Сөт биргән бер сыерга ул 1544 сум туры килә. Республика буенча иң күп субсидия Әтнә (45925 мең) һәм Саба районнарында (42084 мең). Хөкүмәтнең саллы ярдәменә терлекчелеккә игътибарны арттырган һәр хуҗалык өмет тота ала.

Киләсе елга федераль бюджеттан товарлыклы сөт саткан өчен каралган субсидия бирү шартларында үзгәрешләр дә бар. Дөресрәге, таләпләр бераз катгыйланган. Быел сөтнең майлылыгы кимендә 3,4, аксымнар 2 процент соралса, 2014 елда алар 3,6 һәм 3,1 процентка җиткерелергә тиеш. Шулай ук 2013 ел күрсәткечләре буенча 100 сыердан кимендә 76 баш бозау алу, сөт саву күләмен дә киметмәү зарур.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы быел иң яхшы белгечләргә грант игълан иткән. 100 меңлек грантка районнарның авыл хуҗалыгы оешмаларында эшләүче белгечләр дәгъва итә ала.

Семинарда терлекләрнең баш санын, сөт бирүчәнлекне арттыру буенча киңәшләр дә яңгырады. Иң мөһиме, маллар кичекмәстән фермаларга күчерелеп бетәргә тиеш.

Сөйләшүгә фәнни-производство институты галимнәре, терлекчелек тармагы өчен кирәк-ярак җитештерүчеләр дә килгән иде. Алар терлек азыгына өстәмәләр, биопрепаратлар, гигиена чаралары, сөт чистарту фильтрлары, эш киемнәре һәм башкаларны тәкъдим итте.

Соңыннан белгечләр "Кичүчат" хуҗалыгы фермасын карадылар, андагы шартлар белән таныштылар.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим