Әлмәт таңнары

Әлмәт районында бөртеклеләрдән якынча 100 мең тонна уңыш җыеп алынган

Җәен, үсемлекләргә бик кирәк чакта өзелеп көткән яңгыр безгә игеннәр өлгергәч кенә килеп җитте.

Шуңа күрә район басуларында бөртекле культураларны урып-җыю шушы көннәрдә генә тәмамланды. Димәк, быелгы урак өстенә инде нәтиҗәләр ясасаң да була.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Извиль Габдрәкыйпов әйтүенчә, район буенча тулаем алганда бөртеклеләрдән якынча 100 мең тонна уңыш җыеп алынган. Узган ел суктырылган икмәк 76 мең тонна булган иде. Былтыр озакка сузылган салкыннар уҗым культураларына зыян китереп, уңышны түбәнәйткән булса, агымдагы елда нәкъ менә уҗымнардан яхшы игеннәр үскән. Көздән җирләрен яхшы эшкәртеп, барлык технологияләрне саклап чәчкәннәр мул уңыш алуга иреште. Уҗым культуралары гектарыннан 30 центнердан артыграк чыкты. Хәтта ул кайбер хуҗалыкларда 40 һәм аннан да күбрәк центнер тәшкил итте. Быелгы корылык нигездә сабан культураларына һәм арпага кагылды. Монда да технологияне саклаганнар һәм иртә чәчкәннәр 25 әр центер алдылар.

Әлбәттә, бу арпа өчен зур сан түгел. Башка елларда хуҗалыклар аннан гектарыннан 40-50 шәр центер уңыш ала иделәр. Белгечләр быелгы ел өчен 25 центерны да зур уңыш диләр. Уҗым һәм сабан культурларын бергә кушып уртача уңыш бирүчәнлекне исәпләгәндә, районда ул быел 19-20 центнер чамасы. Уртачаны арпа белән сабан бодае киметә.

- Зарланмыйбыз. Орлык һәрбер хуҗалыкта тупланды. Һава торышы кулай килгән елларда да моның кадәр ашлык сатканыбыз булмады. Уҗым арышының барысын да диярлек сатып бетердек. Лизинг буенча бурычны капладык, хәтта икмәкне 110 процентлык тапшырдык, - диде Извиль Габдрәкыйпов. - Әзерләнгән терлек азыгы фуражны исәпкә алмаганда бүгенгә бер баш шартлы терлеккә 20 центнер берәмлек туры килә. Ул 30 центнерга җитәчәк. Дөрес, терлек азыгы барлык хуҗалыкта да бер төсле күләмдә әзерләнмәгән. Әмма терлекләр кышын азыкка интекмәячәкләр. Бездә бер-береңә ярдәм итү, нәрсә белән булса да алыштыру дигән нәрсә бар. Әле дә хуҗалыкларда терлек азыгы җыю бара.

Район кырларында трактор-комбайн гөрелтесе тынып тормый. Хәзер карабодайны тизрәк җыеп алырга кирәк. Байтак хуҗалык аны ектырган инде. 1500 гектар мәйданда кукуруз һәм көнбагыш үзләрен орлыкка җыеп алганнарын көтеп тора. Чиратта рапс та бар.

- Рапсны кышка кадәр уру дәвам итәчәк. Фермаларга кайткан терлекләргә ул аксымга бай яшел азык булачак. Кукуруз уңышы да начар түгел. Планлаштырылган күләм үтәлә. Аның 70 проценты силоска урылды инде, - диде җитәкче. - Кукуруз мәйданының бераз киметкән идек. Алдагы елларда аны 5 мең гектарда үстерсәк, быел 3 меңгә генә калдырдык. Кукурузсыз да ярамый. Минемчә, пропорцияне сакларга кирәк.

Кайбер хуҗалыклар судан үләнен суктырып, орлыгын амбарга салган. Бу аңлашыла да, һава торышын белеп булмый, ә судан үләне - корылыкка чыдам, күп тапкырлар чабарга мөмкинлек бирүче культура.

Бүген бәрәңге утырткан хуҗалыкларда аны җыю бара. Икенче икмәк районда 180 гектарда утыртылган. Әлегә ул 45 гектарда алынган. Җитәкчелек бәрәңге уңышыннан шулай ук канәгать.

Уҗым культураларын башта 16300 гектарда чәчәргә планлаштырган булганнар, аннан соң аны 100 гектарга артыграк игәргә карар ителгән. Яңгырлар аркасында кайбер хуҗалыкларда эш тоткарлана.

Районда барлыгы 62 мең гектардан артык җирне туңга сөрергә кирәк. Аның 20 меңе "Союз-Агро" җәмгыятенә туры килә. Әлеге җәмгыять җир эшкәртү буенча быелдан башлап яңа технологиягә - җирне сукаламыйча гына турыдан-туры чәчүгә күчәчәк. Әлбәттә, ул сөрүдән баш тарту дигән сүз түгел, аның нечкәлекләре бик күп икән. Калган хуҗалыклар өлешенә, димәк, 42 мең гектар чамасы җир тия. Бүген аның 40 проценты сукаланган инде.

Хәбәр иткәнебезчә, менә икенче ел инде тырыш комбайнчыларга район башлыгы премиясе каралды. 76 комбайнчы планны үтәгән булып чыкты. Аларга барлыгы 400 мең сум акча бирелгән. Арада 6-7 премия, 9-10 ар мең сум алучылар да булган. Бүләкләнүчеләр арасында Токарликов исемендәге АҖ, "Союз-Агро", "Чулпан" комбайнчылары күп. Моннан тыш алты комбайнчы ел нәтиҗәсе буенча да бүләкләнәчәк.

Ирина Апачаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим