Әлмәт таңнары

Әлмәт басуларында урып-җыю башланды

Беренчеләрдән булып 14 июльдә урып-җыюга "Союз-Агро" җәмгыяте хезмәтчәннәре кереште.

Бүген хуҗалыкның 176 гектар мәйданында ашлык чабылган, 81 гектары суктырылган, 190 тонна икмәк җыеп алынган. Уртача уңыш гектарыннан 24 центнер тәшкил итә. Токарликов исемендәге ААҖ һәм "Зәй" хуҗалыгы да бүген урып-җыюга чыкты.

Ландыш Сибгатуллина

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: