Әлмәт таңнары

Көзге эшләр дәвам итә

Авыл хуҗалыгы тармагында көзге эшләр дәвам итә. Районның кайбер хуҗалыклары бүген бәрәңге, кәбестә, кишер кебек яшелчәләр уңышын җыю белән мәшгуль.

"Союз-Агро"ның 100-150 гектарлап көнбагыш культурасын җыеп аласы калган әле. Хуҗалык әлеге культураны бөртеклеләр технологиясен кулланып җыюга өстенлек бирә. Әлеге эшләр белән параллель рәвештә җирләрне эшкәртү алып барыла. Башкарма комитетның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И.Ә.Габдрәкыйпов әлеге уңайдан эшләрнең быел бераз акрынрак темплар белән башкарылуын әйтеп узды. Бу хуҗалыкларның дизель ягулыгы белән тәэмин ителешендә килеп чыккан кыенлыклар белән дә бәйле, диде ул. Шуңа да карамастан 75-80 процент эш башкарылган инде. Терлекчелек тармагына килгәндә, бүгенге көндә район хуҗалыкларындагы барлык маллар да җәйләүләрдән фермаларга кайтканнар. Бүгенге көндә төп бурычларның берсе - кышлату чорына зур әзерлек белән килү. Бу уңайдан 20 октябрь көнне башкарма комитетта семинар-киңәшмә дә уздырылачак. Булган проблемаларны хәл итү, алдагы эшчәнлек юнәлешләрен билгеләү өчен мондый күмәк чаралар уздыру бик кирәк. Шуны да билгеләп узарга кирәк, хуҗалыкларда тупланган терлек азыкларының сыйфатын билгеләү уңаеннан уздырылган лаборатор анализлар аларның сыйфаты яхшы булуын күрсәткән. Киләсе ел уңышы өчен әзерләп куелган орлыкларның сыйфаты да канәгатьләнерлек. Район буенча ул быел 12 мең тонна (үткән елны 8 мең тонна булган) күләмдә әзерләп калдырылган. Район хуҗалык- ларының "Көнбатыш" сәүдә комплексы биләмәләрендә традицион рәвештә оештырылучы көзге ярминкәләрдә актив катнашуы да куандыра. Нәрсә дисәң дә, халык үзебезнең җирдә җитештерелгән продукциягә өстенлек бирә һәм экологик яктан чиста, витаминнарга бай булган җирле продукция белән тәэмин итүчеләргә рәхмәтен белдерә.
Р.ИСМӘГЫЙЛЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров