Әлмәт таңнары

Кәләй уңганнары

Шәһәр һәм районда тырыш хезмәтләре өчен мәртәбәле бүләкләр белән билгеләнеп үтелгән һәм шул ук вакытта тәүфыйклы балалар тәрбияләгән аналар шактый. Ишле балалар үстерү һәм алдынгылыкны кулдан ычкындырмау җиңел түгел. Кәләй авылының өч бала анасы Татьяна Юртова - Токарликов исемендәге акционерлык җәмгыятенең алдынгы сыер савучысы. Күптән түгел генә аны Татарстан Президенты...

-Миңа мондый зур бүләк бирелүе турындагы хәбәрне ишеткәч, шатлыктан башта утырып еладым. Хезмәтемне бәяләгәннәре өчен зур рәхмәт, - ди ул хәзер.

Маллар арасында өч дистә елга якын вакыт узуы сизелмәгән дә. Белгечләр, эшче кулларга кытлык - бүген авыл хуҗалыгындагы иң зур проблемаларның берсе. Өлкәннәр лаеклы ялга китеп бара, аларга алмашка яшьләр бик сирәк килә. Авылларда туган җирләренә береккән кешеләр генә калды. Заманында 65 нче училищены тәмамлап, КамАЗга эшкә киткән Таняны туган авылы Кәләй үзенә тартып кайтара. Әнисе күпме генә кайтмаска үгетләсә дә, кызлары барыбер үзенекен итә. "Нишләптер авылга күңел тартты", - ди ул хәзер дә.

Аларны терлекчеләр династиясе дисәң дә була. Әти-әнисе дә терлек симертүдә эшләгәннәр. Ире Владимир әлеге тармакта оператор булып хезмәт куя. Апасы да савымчы. Татьяна карамагына 50 баш савым сыеры тапшырылган. Ул һәр сыердан көненә 10-12 кг сөт савып ала. Иртәнге сәгать 3 тә, күпләр тирән йокыда булганда сыер савучылар фермага китә. Ишеп яуган яңгырлы, кар-буранлы көннәр дә була. Авылда кар көртләрен иң беренче булып алар ерып бара. Һәм һәркөнне шулай. Терлекчеләргә бәйрәм дә, ял көннәре дә юк - аларны сыерлар, бозаулар көтә. Авылда яшәгәч, үзең дә маллар асрамый булмый. Чынлап та, сокланырлык авыл хезмәтчәннәренә.

Өч уллары хәзер үзләре күзле-башлы. Оныкларга да бай Татьяна ханым - алар алтау. Тәм табып башкара торган эшең, терәк булырдай тормыш иптәшең, игелекле балаларың, балдан да татлы оныкларың булганда хатын-кызга тагын ни кирәк.

- Авылга кайтканыма һич кенә дә үкенмим. Бәхетне читтән эзләргә кирәкми, туган җирдә дә табага була. Ирем белән 33 ел торабыз. Тату тормыш өчен бер-береңне хөрмәт итү, булышып яшәү, вакытында дәшми кала белү кирәк. Без фермада эшләүчеләрнең барысы да - әниләр. Һәркемне Аналар көне белән тәбрик итәм, - диде Т.Юртова.

Рәсим Исхаков, Токарликов исемендәге АҖ директоры:

Терлекчеләрем менә дигән. Эшләрен җиренә җиткереп, намус белән, яратып башкаралар. Аларга әйтеп, күрсәтеп, өйрәтеп торасы юк, барысын да үзләре белә. Шундый хезмәткәрләр булгач сөт саву буенча да, ит җитештерүдә һәм бозау алуда да күрсәткечләр начар түгел.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: