Әлмәт таңнары

Хуҗалыклар чәчүгә әзер

Яз ялындырып кына килә. Урамнарда сирәк кенә күренгән кар басу-кырларда шактый әле. Быел язгы чәчүгә әзерлек һава торышына бәйле рәвештә үзенчәлекле бара. Әлмәт муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И.Ә.Габдрәкыйпов әңгәмә барышында әнә шулай дип белдерде.

- Күргәнебезчә, быел кышын кар күп яумады, ә салкыннар озакка сузылды. Нәтиҗәдә җир катламы ике метрга якын тирәсе тирәнлектә туңды. 5 апрельдә тикшереп караган идек, әле туң 15-20 сантиметрда гына кайткан. Шуңа күрә бүген яңгыр-кар яву туфракка дымны күбрәк сеңдерергә ярдәм итә, - диде Извиль Әнәсович. - Язгы кыр эшләре районда 20 апрель тирәсендә башланыр дип уйлыйбыз. Бу соң да түгел, иртә дә түгел. Авыл халкы гомергә һава торышына карап эш итә. Уҗымнар торышы борчуга сала, әлбәттә. Монда өченче елгы корылыкның да, быел кар булмауның да тәэсире зур булды.

Районда уҗым культуралары 19 мең гектардан артыграк мәйданда чәчелгән. Шуның 3,5 мең гектарын кабаттан чәчәргә туры килергә мөмкин. И.Ә.Габдрәкыйпов искәртүенчә, бу эшкә 15 миллион сумлап чыгым китәчәк. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы чәчүлек орлыкларның җитәрлек булуын, алар белән тәэмин ителешнең 130 процент тәшкил итүен хәбәр итте. "Ашламалар белән мактанып булмый. Әлегә алар җитәрлек күләмдә түгел. Һәр гектарга уртача тәэсир итүчән матдә исәбеннән 60-70 килограмм ашлама тупланса, әйбәт булыр иде, ләкин бездә ул әлегә 29 килограмм гына исәпләнә. Хөкүмәтнең дә ярдәме бар, тик эш акчага килеп терәлә. Бүген беренче чиратта ягулык-майлау материалы алу бурычы тора. 2011 елда гектарына кимендә 5 килограмм тәэсир итүчән матдә сатып алган хуҗалыкларга бер гектар чәчүлек мәйданга 158 сум исәбеннән субсидия бирелде. Терлекләрнең баш санына карап та мең тоннага якын ашлама алдык. Терлек тоткан кешегә һаман да файда. Шулай итеп мал асраган хуҗалыкларга уҗымнарны тукландырырга мөмкинлек булды. 2012 елда программа буенча гектарына 10 килограммнан да аз булмаган тәэсир итүче матдә сатып алсаң, хөкүмәт бер гектар чәчүлек мәйданга 281 сумнан максатчан акча бирә. Әлбәттә, бу акчага бары тик ашлама гына алынырга тиеш. Бу программа белән безнең Токарликов исемендәге һәм "Союз-агро" җәмгыятьләре эшли. Чөнки бүген селитраның бәясе 10 сум 50 тиен, катлаулы ашламаныкы 16 сумнан артык, уртача алганда 12 сум тора. Шул ук вакытта икмәкнең бәясе 3 сум 50 тиен тәшкил итә. Шуңа күрә хуҗалыкларга бик авыр. Аның бит әле башка түләүләре, салымнар да бар", - диде ул.

Язгы кыр эшләрендә катнашачак техникага техник карау уздырылган. Аларның 93 проценты алгы сызыкка куелган. Извиль Әнәсович чәчүне үз көчебез, үзебезнең кадрлар белән уздырачакларын ассызыклады. Эшче кулларга нык кытлык кичергәннәргә механика отрядында эшләүче механизаторлар ярдәмгә җибәреләчәк.

Әлмәт муниципаль районына ташламалы бәяләрдә 2100 тонна дизель ягулыгы бүлеп бирелгән. Кайбер хуҗалыклар килешү төзи һәм акча күчерә башлаган инде. Гомумән алганда, районда 32 мең гектарда язгы, 29 мең гектарда терлек азыгы культуралары чәчәргә кирәк. И.Ә.Габдрәкыйпов билгеләп үткәнчә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан киләсе елда күпьеллык үләннәр буенча эшләү бурычы куелган. Бер баш шартлы терлеккә 0.9 гектар күпьеллык үлән туры килергә тиеш. Әлеге таләпне үтәү өчен безгә тагын яңа 2-3 мең гектар мәйдан күпьеллык үлән чәчәргә кирәк. Бу уңайдан бурыч һәр хуҗалыкка җиткерелгән. Шунысын да искәртәсе килә, күпьеллык үләннәрнең 50 проценты люцерна булырга тиеш. Киләсе елга субсидия биргәндә бу күрсәткеч искә алыначак. Шулай ук алда югары кондициядәге орлыклар сатып алу бурычы да тора.

И.Апачаева.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров