Әлмәт таңнары

Гаилә фермасы – заман таләбе

Гаилә фермалары төзү ул бүгенге чор таләбе. Алай гына да түгел, авылның киләчәге дә әле ул.

Чөнки җиргә бер береккән, маңгай тирен түгеп икмәк үстергән, мал-туар арасында кайнашкан, үзе җитештергән продукциянең тәмен татыган кеше калага китү турында уйламый. Ә инде шәһәрдән килеп эшләүчеләрне җир үзенә тарта бара. Бишмунча авыл җирлеге территориясендә узган ел гына гаилә фермаларына нигез салган Слесаревлар да әнә шулай ди. Слесаревларның гаилә фермаларында узган атнада район башлыгы Мәҗит Салихов һәм журналистлар да булды. Бер ел эчендә биредә күп эшләнгән.Әле кайчан гына ташландык хәлгә булган иске комплекс әкренләп җанланып бара. Дөрес, монда башкарасы эшләрнең исәбе-хисабы юк. Кайдадыр түбә ябарга, биналарның тышкы якларын тәртипкә китерергә кирәк һәм башкалар. Ләкин иң мөһиме - эшләргә теләк бар һәм ул зурдан. Ферманы карап йөргәндә бу аермачык чагылды. Киленнәренә гаилә фермасы эшчәнлегендә ярдәм итүче Әлфия һәм Валентин Слесаревларның эш-мәшәкатьләр турында ихластан бирелеп, самимиларча шатланып сөйләгәндә очкынланган күзләренә игътибар итми мөмкин түгел иде.

- Авыр, әлбәттә, - диләр алар. - Әмма бозауларның үскәнен, тавык-әтәчләрнең җырлавын, бәрәннәрнең йөгерүен күреп күңел сөенә.

Планнары зурдан Слесаревларның. Савым сыерларын 25, сарыкларны 150 башка җиткерәсе уйлыйлар. Параллель рәвештә терлек симертү белән дә шөгыльләнергә исәпләре. Планда казлар үрчетү дә бар. Бүген гаилә фермасында җиде төрле тавык, йорт куяннары, үрдәкләр, индоуткалар, үгез һәм сыерлар, сарыклар һәм бәрәннәр, кәҗә, ике ат исәпләнә. Шушы атнада 400 баш каз кайтуы көтелә.

Терлекчелек белән үсемлекчелек үзара нык бәйләнгән. Терлек асраган кешегә иген дә игү дә зарур. Слесаревларның гаилә фермасының 584 гектар җире бар. Биредә бодай, арпа, солы, вика, берьеллык үләннәр игелә.

- Нигездә хуҗалык итү өчен кирәкле культуралар үстерәбез. Үзебезне тулысынча тәэмин итәбез, - ди өлкән Слесаревлар.

Игенчелек белән узган ел шөгыльләнә башлаганнар. Ә агымдагы елда уңыш шатландырырлык булган - солының һәр гектарыннан 28,5, арпадан 33 центнер уңыш алынган. Печән дә җитәрлек күләмдә әзерләнгән.

Район башлыгы ферманы карап йөргәннән соң тәэсирләр белән уртаклашып, биредә, чынлап та, бик күп эшләнгәнлеген искәртте.

- Мондый эшләр майтару өчен рухи яктан да әзерлек сорала. Икътисадны да исәпләргә, игенче дә, терлекче дә, хуҗа да булырга кирәк, - дип билгеләп үтте ул. - Ун ел чамасы элек республика җитәкчелеге зур фермаларга игътибар бирә иде. Соңгы елларда гаилә фермаларына игътибар артты. Аларга ярдәм итү йөзеннән төрле дотацияләр, субсидияләр һәм башка төрле ташламалар каралган. Безнең районда 13 гаилә фермасы эшли. Ел азагына кадәр без тагын тугызны төзергә тиешбез. Бу юнәлештә, әлбәттә, эш бара. Декабрьгә кадәр вакыт бар. Әгәр кулдан ычкындырылган момент булса, без аны куып җитәрбез дип ышанам.

Ул сүз уңаенда нефтьчеләргә рәхмәтен җиткереп үтте. Хәбәр иткәнебезчә, "Татнефть" компаниясе быел гаилә фермалары төзү өчен 7 данә металл каркас бүлеп бирде. Бу сорауда депутатлар да теләктәшлек белдергән - гаилә фермаларын үстерүгә җирле бюджеттан 3 миллион сум акча каралган.

- Акча бюджетка шундый исәп белән салынды, бу бизнеска алынучылар башта ферма төзи, аннан соң гына аларга акча бүленәчәк. Чөнки кайберәүләр алдан акча сорый, аннан соң ферма төзибез диләр. Без мондый ышандыруларны баштан кичердек инде. Без Слесаревларны үрнәк итеп куябыз. Алар башлаган эшне ахырына җиткерә торганнардан. Тулаем алганда, авылда эшсезләр булырга тиеш түгел. Күреп торасыз, эш һәркемгә дә җитә. Иренмәскә генә кирәк - район башлыгының таләбе һәм фикере әнә шундый.

Слесаревлар зур хыяллар белән яши. Киләсе елга биналарның тышын ясарга, юл салырга, сыерлар өчен яхшы гына аерым ферма булдырырга исәпләре. Кул эше дә әкренләп кимиячәк. Бу турыда да кайгырту бара: тиресне механикалаштырылган юл белән чистарта торган технология кертү дә күз уңында. Бүген көзге кыр эшләренә әзерлек бара. КФХның үзенең "Агромастер" комплексы бар.

- Без мондый программалар булганы һәм гаилә фермаларына ярдәмнәре өчен район һәм республика җитәкчелегенә бик рәхмәтле. Гаилә фермасына нигез салуыбызга, шушындый, авыр, күләмле эшкә алынганга һич кенә дә үкенмибез. Киресенчә, ферманы тагын да киңәйтергә исәп тотабыз әле, - диде Слесаревлар хушлашканда.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров