Әлмәт таңнары

Эшнең иге-чиге юк

Әлмәт муниципаль районы язгы кыр эшләрен яхшы гына тәмамлады. Бүген районда сөрү җирләре 90 мең гектарга якын мәйдан тәшкил итә. Бөртекле культуралар өчен 46 мең гектардан артыграк чәчүлек билгеләнгән булган.

"Кышын туңган уҗым культураларын яңадан чәчәргә туры килде. Мондыйлар 5 мең 300 гектар мәйдан биләде. Шулай итеп бөртекле культуралар чәчелгән җир 52 мең гектар килеп чыкты" , - диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И.Ә.Габдрәкыйпов. 24 мең гектарда терлек азыгы, 3 мең гектар мәйданда техник культуралар чәчелгән. Бәрәңге 120 гектарда утыртылган. Соңгы культуралардан саналган карабодай чәчү дә төгәлләнгән.

Район хуҗалыклары бу көннәрдә күпъеллык үләннәр чәчәргә әзерләнә. Ул 500 гектар мәйдан биләячәк. Извиль Әнәсовия Токарликов исемендәге акционерлык җәмгыятьнең һәм тагын берничә хуҗалыкның моның өчен җир әзерләү белән мәшгуль булуларын җиткерде.

Хуҗалыкларда эш туктап тормый. Җәйге чәчүләр тәмамлану белән яшел азыкка рапс чәчү башлана, аннан уҗымнарга да чират җитә. Шулай итеп җәй сизелми дә узып китә.

Алда тагын бер кирәкле мәшәкатьле чор. Җәйнең бер көне ел туйдыра дигән сүзләр печән әзерләүгә дә кагыла, ди авыл хезмәтчәннәре. Малларның кышын тук булуы, савым кимемәсен өчен терлек азыгын, шул исәптән печәнне мулдан әзерләү зарур. Кайбер хуҗалыклар печәнгә төшкәннәр инде. "Союз-Агро" сенаж салуга керешкән, кичүчатлылар печән чаба башлаган. Район буенча уртача 500 гектар мәйданда печән чабылган. И.Ә.Габдрәкыйпов җәйге лагерьларга күчерелгән малларны яшел үлән белән тукландыруларын да билгеләп үтте.

И.Апачаева.

Автор фотосы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: