Әлмәт таңнары

Эшле кеше – ашлы кеше

Авыл хуҗалыгы элек-электән иң авыр һәм иң кирәкле тармаклардан санала. Өстәлләребезнең муллыгы нәкъ менә аларның хезмәтенә бәйле. Шунысы куанычлы, үтә авыр елларда да Әлмәт районы хуҗалыклары төшенкелеккә бирелмичә эшләүләрен дәвам итте. "Ташкичү" хуҗалыгы - шундыйларның берсе.

Чупай авылында эшчәнлек җәелдергән "Ташкичү" ҖЧҖ, мәгълүм булганча, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Аның карамагында, тулаем алганда, 1700 гектар җир исәпләнә. Шуның 1257 гектары - сөрү җире. Хуҗалык нигездә сабан, уҗым һәм терлек азыгы өчен кулланыла торган культуралар игә. "Ташкичү" җәмгыятенә узган елдан башлап авыл хуҗалыгы тармагын бик яхшы белгән Р.М.Галиев җитәкчелек итә. Аның әйтүенчә, 200 гектар мәйданга чәчелгән уҗым культураларын быел кабаттан чәчәргә туры килүе дә ихтимал. Чөнки озакка сузылган салкыннар һәм карның азлыгы барлык хуҗалыкларга да зыян салган дисәң дә була. 2011 ел уңышы астына уҗым культуралары 150 гектарда, сабан культуралары 248 гектар мәйданда чәчелгән булган. Алардан җыелган икмәк 13 мең 367 центнер тәшкил иткән. Уңыш уҗым культураларының һәр гектарыннан 30,7, сабан культураларыннан 28,6 центенр алынган. Ә инде уртача алганда хуҗалык буенча уңыш бирүчәнлек 33,6 центнер тәшкил итә. Бөртеклеләрнең 3657 центнерын сатып, җәмгыять керемен 1 миллион 427 мең сумга тулыландырган.

- Орлыкны без үзебезгә җитәрлек күләмдә, хәтта "андый-мондый була калса"га калдырдык. Сакланышлары әйбәт, - диде Раян Мирзанурович игенечелек тармагы белән таныштырып. Узган ел ташкичүлеләр беренче тапкыр 10 гектар җиргә солы чәчкәннәр. Гектарыннан 35 центнер алынган солы шулай ук орлыкка салынган. Аксымга бай терлек азыгын арттыру максатыннан беренче тапкыр тары да үстереп караганнар. Аның да уңышы шатландырган - гектарыннан 40 центнер чыккан. Тарыны быел да чәчү планлаштырыла. "Ташкичү" моңа кадәр кузаклы культуралар икмәгән. Агымдагы елда аксымга бай булган борчак белән вика үстерү дә күздә тотыла.


Авыл хуҗалыгы техникасы күптәнге, соңгы ДТ тракторы 1994 елда ук алынган, - дип аңлатты хуҗалык җитәкчесе язгы чәчүгә ничек әзерләнүләре белән кызыксынгач. - Язгы кыр эшләрен булган техниканы әзерләп, шулар белән башкарып чыгарга планлаштырабыз. 50х50 программасы буенча узган ел комбайнлы, лизинг буенча культиваторлы булдык. Муниципалитет ярдәме белән культиватор һәм тагылма алдык. Без булган барлык субсидияләрне алып барабыз. Узган ел капитал салулар 5 миллион сумга якын булды.

Чынлап та, хуҗалыкта зур эшләр башкарылган. Ике зур орлык складының түбәләрен япканнар, сыерлар асрала торган фермага капиталь ремонт ясалган һәм реконструкция үткәрелгән. Кул көчен киметү өстендә дә зур хезмәт куелган. Реконструкция нәтиҗәсендә электр энергиясен янга калдырырга мөмкин булган. Мәсәлән, элек аена аның өчен 120 мең сум түләгән булсалар, хәзер 60-65 мең сум гына китә. Шунысын да искәртеп үтәсе килә, лампочкаларның да электр энергиясен экономияли торганнары урнаштырылган. Хәзер терлекчеләргә җылыта торган һәм башка шартлар тудырылган бүлмәләр барлыкка килгән. Хәтта биредә буш вакытта телевизор да карарга була.

"Ташкичү"дә 373 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 140 ын савым сыерлары тәшкил итә. Терлекләрнең баш саны узган елга караганда артыграк. Җитәкчелек моның өстәмә керем булуын аңлап эш итә. Сөт җитештерү дә ике тапкырга арткан. Хуҗалыкта бүген көненә 1 мең литр сөт савыла. Фермада тагын бер яңалыкка тап булдым - савым вакытында классик музыка яңгырый.

Хәзерге вакытта терлекчелектә бозаулау чоры. Р.М.Галиев бозауларның да үткән елга караганда күбрәк алынуын билгеләп үтте. "Тиешле шартларны булдырдык. Технологияне тулысынча үзгәрттек. Буаз сыерларны аерым тәрбиялибез. Яңа туган бозаулар да игътибар үзәге астында," - диде ул. Терлек азыгы җитәрлек күләмдә, концентратлардан тыш бер баш шартлык терлеккә 37 берәмлек терлек азыгы әзерләнгән.

Хуҗалыкны белгечләр белән тәэмин итү буенча да эш алып барыла. Аларны эшләүчеләр арасыннан әзерләргә дә тырышалар. Мәсәлән, бер тракторчыны ферма мөдире вазифаларын башкаруга өйрәтәләр. Ә бер терлекчене Казанда ясалма орлыкландыру белгечлегенә укытып кайтарганнар. Ветеринария табибы проблемасы да хәл ителгән.


Без әле атна саен чисталык көннәре дә уздырабыз , - диде Раян Мирзанурович. - Махсус төзелгән комиссия эш урыннарын тикшерә. Аеруча технология үтәлүгә, тәртипкә, чисталыкка басым ясала. Атналык йомгакларда кемнең күпме һәм ничек эшләве яхшы күренә. Эш хакын исәпләгәндә болар да искә алына. Шул ук көнне билгеләнгән темалар буенча укытулар оештырыла. Аларга район белгечләрен дә чакырабыз.

Иген иккән, терлек асраган кешеләрне авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрнең түбән булуы нык борчый. "Проблемалар күп инде ул. Мәсәлән, бүген бер литр сөткә 300 грамм гына солярка сатып алырга була. Әмма бәяләр түбән дип утырсаң, бернигә дә ирешеп булмый. Узган ел бер сыердан 3443 литр сөт савып алынды. Керем арта төште. Нәтиҗәдә эш хакларын ике тапкырга арттыру мөмкин булды. Хуҗалык буенча рентабельлелек 17, ә субсидия һәм дотацияләрне дә кертсәң, 42 процент тәшкил итә. Хөкүмәтнең авыл хуҗалыгына булган игътибарын да искәртеп үтәсе килә. 2010 ел коры килде. Дөресен әйтергә кирәк, әгәр дәүләт ярдәм итмәгән булса, хуҗалыкларга үзләрен саклап калу нык кыенга туры килер иде. Без дә саллы гына ярдәм тойдык", -диде Раян Мирзанурович. Аның үзе турында да хезмәткәрләрдән җылы, рәхмәт сүзләре ишетергә туры килде. "Эшле кеше - ашлы кеше", диләр. Район хуҗалыкларында булганнан соң бу сүзләрнең хак булуына тагын бер кат инанасың.

И.Апачаева.

Автор фотосы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров