Әлмәт таңнары

Эшчәнлеккә - заманча күзлектән

Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы фермерларга эшчәнлекләрен заманча калыпларда алып бару өчен зур тырышлык куярга туры килә. Узган атнада башкарма комитетның зур залында булып узган киңәшмәдә сүз нигездә нәкъ менә шул турыда барды. Киңәшмәдә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Х.Салихов үзе дә катнашты.


Әлмәт районында эш-чәнлек алып баручы "Әлмәт" крестьян-фермерлык хуҗалыклары ассо- циациясенең җитәкчесе Ш.Милаев бүгенге көндә ассоциациядә 63 ләп фермерның исәптә торуын бәян итеп узды һәм ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады.
Фермер хуҗалыклары тарафыннан районның 20 процент җире эшкәртелүен ассызыклап, чәчүлек- ләрдән уңышның быел мул алынуын, төгәлрәк әйткәндә бөртеклеләрнең гектарыннан 28,9 центнерлап чыгуын әйтеп китте. Бу район буенча булган гомуми күрсәткеч- ләрдән алты процентка күбрәк дигән сүз. Шулай да уңыш мулдан булу белән беррәттән аны сату буенча кыенлыклар да килеп туган. Шул ук дизель ягулыгы буенча да проблемалар ачык кала бирә. Бөртеклеләргә бәя-ләрнең артуы әллә ни күзәтелмәсә, соңгы елда гына да ягулыкка бәяләр 10 тапкырга диярлек күтәрелгән. Әлеге уңайдан килеп туган пробле- маларны чишү юлы булып үзебезнең җирлектә тегермән булдыру һәм район кырларыннан җы- еп алынган уңышны үз җирлегебездә сату тора. Моннан тыш акрынлап гаилә фермаларын районда күпләп булдыру һәм эшчәнлекне энергия саклау алымнарын кулланып тормышка ашыру, берсүзсез, нәтиҗәсен бирми калмас. Җирләрне эшкәртүдә шулай ук ягулыкны аз "ашый" торган техника куллануга өстенлек бирү зарур. Эшчәнлекне алып бару дәвамында иң кулай республика программала- рыннан нәтиҗәле файдалану кирәк. Мисал өчен, шул ук "Гаилә фермаларын үстерү" һәм "50х50" программалары бу уңайдан өстенлекләргә ия.
Башкарма комитет җитәкчесенең авыл җирлек- ләре белән элемтә буенча урынбасары А.И.Грушин районда гаилә фермаларын оештыруга нәтиҗә ясады. Агымдагы елда 18ләп фермерның программада катнашырга теләк белдергән булуын, ләкин, кызганычка каршы, ел дәвамында төрле сәбәпләр аркасында күп-ләренең программадан төшеп калуын бәян итте. Бүгенге көндә конкрет 9 фермер хуҗалыгының нәтиҗәле эшчәнлек алып баруын, төрле юнәлешләрдә продукция җитештерүләрен әйтте. Төп бурыч - ел азагына кадәр 13 фермер хуҗалыгын камилләштереп, оештырып бетерү. Әлбәттә, әлегә бу өлкәдә проблемалар да юк түгел. Төп кыенлыклар җирләрне рәсмиләштерүдә, объектларга электр энергиясе сузуда булган проблемалардан гыйбарәт.
Шуңа да карамастан, эшчәнлекне уңай бәяләргә була. Мисал өчен, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан районның ике фермер хуҗалыгы - Маннапов һәм Малышевлар ташламалы кредит белән тәэмин ителгәннәр, «Лизинг Грант» ка тагын өч фермер лаек дип табылган.
Әлмәт районы КФХлары ассоциациясенең элеккеге җитәкчесе Җ.Маннановның чыгышы да зур кызыксыну уятты. Ул үз чиратында авыл хуҗалыгы тармагын үсте- рүнең нәкъ менә үзебезнең районга ятышлы ысулын сайлап алып, бары тик шул юнәлештә эшчәнлек алып барырга, ә моның өчен башта төрле өлкәләрдәге нәтиҗәлелек күрсәткечен алдан исәпләп чыгарырга кирәк, дигән фикерен әйтте.
Башкарма комитетның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И.Ә.Габдрәкыйпов бүгенге көндә район җирлегендә эшчәнлек алып баручы фермерларны, хуҗалыкларын тотрыклы рәвештә эшләтергә теләгән очракта, активрак булырга чакырды.
Пенсия фонды идарәсе начальнигы Ф.А.Якупова фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә иминият взнос- ларын вакытында күчерергә, ә бурычлары булганнарына ел азагына кадәр аларны каплап бетерергә кирәклеген искәртеп узды.
Ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Р.Сәлахов хуҗалыклардагы маллар- ның санын төгәл әйтергә кирәклеген ассызыклады, бу тиздән кайтартылачак вакцина белән бәйле, диде ул. Рашат Сәхапович Оренбург һәм Удмуртия өлкәләрендә чума авыруы очраклары теркәлүен һәм бу уңайдан әлеге җирлекләрдән малларны сатып алырга ярамаганлыгын да хәбәр итте.
Киңәшмә барышында киләсе ел уңышы өчен әзерләп калдырылган орлыкларга анализ ясарга кирәклеге турында да әйтелде.
М.Х.Салихов киңәшмәгә йомгак ясап, мондый очрашуларны алга таба ешрак уздырырга кирәклегенә басым ясады һәм фермер хуҗалыкларының эшчәнлеген нәтиҗәле итү буенча кертелгән тәкъдим-фикер- ләрне нигезле рәвештә рәсмиләштерергә кирәклеген ассызыклады.
Р.ИСМӘГЫЙЛЕВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров