Әлмәт таңнары

Елның һәр фасылы – урак өсте

Авыл хуҗалыгы тармагындагы иң кызу, иң җаваплы чорны күпләр урып-җыю вакыты дип исәпли. Әмма бу алай түгел. Елның һәр фасылының үз эш-мәшәкатьләре, "урак өсте" бар. Кыр эшләре артта калуга да карамастан, механизаторларның да көннәрен заяга уздырганы юк.

Узган атнада Токарликов исемендәге АҖгә журналистлар десанты төште. Бүген хуҗалыкта кыр эшләрендә катнашкан техниканы, агрегатларны ремонтлау бара. Җәмгыять директоры Рәсим Исхаков агрегатларны ремонтлауны 1 декабрьгә тәмамлаячакларын әйтте. Ә тракторлар, комбайннар 1 февральгә кадәр алгы сызыкка куелырга тиеш. Моның өчен хуҗалыкта шартлар җитәрлек. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, барлык техника-агрегат урында ремонтлана. Һәр бригадада аерым звено эшли. Үзәк остаханәдә график төзелгән. Токарь цехы да үзләрендә генә. Белгечләр үз эшенең осталары.

- Боларның барысы да ремонтны арзанайтырга ярдәм итә, - ди Рәсим Габбасович. - Механизаторлар алга куелган бурыч белән яхшы таныш, хезмәт һәм ярыш шартлары бар. Кыр эшләренә шулай алдан ук әзерләнеп кую нәтиҗәсен бирә.

2012 ел җәмгыять өчен начар килмәде, дип исәпли җитәкче. Дөрес, узган кышның салкын килүе аларның да уҗым культураларына зур зыян салган. Тулаем 3700 гектар мәйданның 1700 енә арпа чәчәргә туры килгән. Исән калган уҗым культуралары көтелгән уңыш бирмәде - токарликовлылар аның һәр гектарыннан нибары 12-13 центнер уңыш алган. Гомумән алганда, барлыгы 7 мең гектарда урып-җыю башкарылган. Хуҗалык урак өстен 17 августта тәмамлады. Кәләйлеләрнең мактанырлыгы бар - һәр гектардан 28 центнер тирәсе бөртекле культуралар җыеп алынган. Бөртекләрнең барысын да эшкәртеп, киптереп амбарга салып куйганнар. Ул җитәрлек күләмдә тупланган. Бүген хуҗалык орлык белән тулысынча тәэмин ителгән, аларның сыйфаты тикшерелгән. "Тишелешләре әйбәт. Шулай ук яңа орлыклар да сатып алдык", - диде директор.

Токарликов исемендәге АҖ терлекләренең кышны әйбәт уздырачакларына шик юк. Терлек азыгы 5 мең гектарда чәчелгән булган. Аның 2,5 мең гектары күпьеллык үләннәргә, 500 гектары кукурузга, бер меңнән артыгы суданкага һәм калганы берьеллык үләннәргә бирелгән. Сусыл һәм тупас терлек азыгы запасы алдагы еллардан калганы белән исәпләгәндә, тагын 1,5 елга җитәрлек. Туңга сөрүне җәмгыятьтә күпьеллык тәҗрибәдән чыгып уздырырга тырышалар. "Без туфракны тулысынча өстән эшкәртмибез. Технологияне үзгәртәбез. Мәйданның яртысын һаман да туңга сөрәбез," - дип аңлатты Рәсим Исхаков.

Терлеклекчелек - даими игътибар үзәгендә. Токарликовлылар үз алларына һәр сыердан 4300 литр сөт савып алуны максат итеп куйган. 10 айга йомгак бу санның 3800 гә җитүен күрсәтә. Калган ике айда планны куып җитәрбез дип ышана җитәкче дә, сыер савучылар да. Бүген һәр сыердан 10 литрдан артык сөт савыла. Ул Алабуга сөт заводына тапшырыла.

Терлекләрнең баш санын арттыру шулай ук мөһим мәсьәлә булып санала. Узган ел белән чагыштырганда симертүдә булган мөгезле эре терлек саны 400 башка арткан. 1 ноябрьгә 5200 баш терлек исәпләнә. Киләсе ел башына аны 5300 һәм аннан да күпкә җиткерү буенча эш бара. "Бозаулар сатып алу өчен инвестор процентсыз заем бүлеп бирә. Гомумән алганда, быел гына да без 50-60 миллион сумлык яңа техника, агергатлар сатып алдык. Инвестор кыр эшләре вакытында кадрлар белән дә ярдәм итә. Ел йомгаклары буенча аның тарафыннан бирелә торган премияне читтән килгән комбайнерлар да белеп тора. Быел да 1 миллион сум бүленәчәк", - дип Рәсим Габбасович инвесторлары булган "СМП-Нефтегаз" ААҖнең дә ярдәмен билгеләп үтте.

Әлбәттә, барысы да ал да гөл генә түгел. Токарликовлыларны җитештергән продукциягә, бигрәк тә иткә тиешле бәя булмау борчый. Ит сату зур проблемага әйләнеп бара. Аны җитештерүнең үзкыйммәте 180-190 сум тәшкил итә.

Ирина Апачаева

Лира Сахапова фотосы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров