Әлмәт таңнары

Бурыч - терлекләрнең баш санын арттыру

Өстәлләребездән икмәк-сөт, ит өзелмәсен өчен авыл хуҗалыгы тармагының уңышлы эшләве кирәк. Шуңа күрә дә игенчелек, терлекчелек ел әйләнәсе игътибар үзәгендә.

Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге дә авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән әледән-әле очрашып тора, проблемаларын өйрәнә. Күптән түгел генә район башлыгы вазифаларын башкаручы - район башкарма комитеты җитәкчесе М.Х.Салихов "Васильевка" хуҗалыгында семинар-киңәшмә уздырган иде. Чәршәмбе көнне ул "Актау" җәмгыятендә булды.
М.Х.Салихов һәм Мәмәт авылында үткән әлеге киңәшмәдә катнашучылар башта "Актау"ның терлекчелек тармагындагы эшчәнлек белән таныштылар, сыерлар, бозаулар асрала торган фермаларда булдылар, эш шартларын карадылар, терлек азыгының сыйфатына, сенаж һәм силосның торышына игътибар бирделәр. Кыскасы, бар нәрсә энә күзе аша үткәрелде.
"Актау" әллә ни зур хуҗалык түгел. Җәмгыять җитәкчесе Данис Әнәс улы Хәбибуллинның әйтүенчә, терлекләр әйбәт кышлый. Терлек азыгы җитәрлек. Салам һәм печәнгә кытлык юк. Концентрат терлек азыгы күләме дә куандырырлык. Башланмаган силос һәм сенаж чокырлары бар. Сыерлардан быел көненә 750 килограмм сөт савып алына. Бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга артыграк. Хуҗалыкта терлекләрнең баш саны 265 тәшкил итә, шуларның 123 е сыерлар. Данис Әнәсович савымның артуында терлек азыгы әзерли торган техника сатып алуларының да роле зур булуын билгеләп үтә. Алар хәтта башка хуҗалыкларга да ярдәм кулы сузган.
Быел сыерларның бераз соңрак бозаулавы көтелә икән. Актаулылар февраль, март айларында буаз сыерларның 80 проценты бозау китерер дип өметләнә. Районның баш ветеринария табибы Р.С.Сәлахов һәм башкалар да хуҗалыкның сенажының да, силосының да сыйфатын "бик яхшы", беренче класслы дип бәяләделәр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И.Ә.Габдрәкыйпов хуҗалык турында фикерен сорагач: "Терлек азыгы мондый югары сыйфатлы булыр дип көтмәгән идем. Бик шатландырды", - диде һәм биредә терлекләрнең баш санын арттыру өчен мөмкинлекләр булуын билгеләп үтте. Ферма зур, җирләре җитәрлек. Тик биредә дә башка хуҗалыклардагы кебек кадрлар проблемасы күзәтелә.
Мәдәният йортында җитди сөйләшүне башлап җибәреп, Мәҗит Хаҗипович актаулыларның эшчәнлеге куандырырлык булуын искәртте. Ул бүген терлекләрнең баш санын арттыру терлекчелектә иң мөһим мәсьәләләрдән исәпләнүен ассызыклап, һәр хуҗалыкның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район башкарма комитеты һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында төзелгән өчьяклы килешүне үтәргә тиешлегенә күрсәтте. Киңәшмәдә һәр хуҗалык җитәкчесенә бу җәһәттән алып барылган эше хакында басып җавап тотарга туры килде. Хәзергә "Кичүчат" белән "Чагылтау" хуҗалыкларының гына бу уңайдан проблемалары юк. Күпчелек җитәкче терлекләрнең баш санын үзләренең резервы белән, ягъни читтән сатып алмыйча, яңа туган бозаулар хисабына арттырачагын, килешүнең үтәләчәген белдерде. М.Х.Салихов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә киләчәккә план булдырырга киңәш итте.
Баш ветеринар Р.С.Сәлахов та тәкъдимнәре белән уртаклашты. Ул терлекчелектәге бүгенге бозаулату чорын урып-җыю вакытына тиңләде. Туган бозауларны саклап калу - шулай ук мөһим бурычларның берсе. Әлегә районда аларның биш проценты үлә. Дөрес, бу зур сан түгел. Әмма аларның баш санын саклап калырга, моның өчен нәтиҗәле дарулардан файдаланырга, хәзерге кебек көненә ике тапкыр түгел, ә өч тапкыр ашатырга кирәк, районда бозаулар саны ярты елда ике мең башка артырга тиеш, диелде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2012 елда былтыргыдан артыграк бозау алган хуҗалыкларга һәр бозау башыннан 300 сум максатчан акча бирәчәк. Район башкарма комитеты җитәкчесе моның яхшы кызыксындыру чарасы, ярдәм булуы белән килеште.
Киңәшмәдә сүз терлек азыгы сыйфаты, сөт җитештерү торышы турында да барды. Әлеге ике сорау бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Белгечләр терлек азыгы сыйфатын арттыруда фәнне дә эшкә җигү, ферментлар куллану зарурлыгын әйтә. Аларның киңәшен тәҗрибәдә кулланганнарның күрсәткечләре дә әйбәт. Шул ук вакытта кайбер хуҗалыклар бер сыердан көненә 1,6-2 литр гына сөт савып ала. "Кәҗә дә моннан күбрәк бирә", - диде Мәҗит Хаҗипович. Ул белгечләрне максатчан әзерләү кирәклеген дә бәян итте. Бүген 9 хуҗалыкта көтүне яңарту буенча технологлар юк. Башка белгечләр, эшчеләр җитми. М.Х.Салихов мондый киңәшмәнең һәрбер хуҗалыкта үтәчәген, аның тәҗрибә уртаклашу да, хуҗалыклардагы проблемаларны ачыклау да булуын әйтте, авыл хуҗалыгы эшләрен мөмкин булган кадәр механикалаштырырга кирәклеген ассызыклады.

И.Апачаева.
Автор фотосы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров