Әлмәт таңнары

Бозаулар да сабыйлар кебек

Сишәмбе көнне төбәгебезгә авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор С.В.Кумарин килде. Ул төшкә кадәр Бишмунчада "Чулпан" җәмгыятендә булды, аннан соң башкарма комитетның зур залында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен семинар-уку уздырды.

Терлекчелек тармагына игътибар кимеми, киресенчә, үсә бара. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдында терлекләрнең баш санын һәм савымны арттыру бурычы тора. "Һәр сыердан елына 5-6 мең литр сөт савып алуга ирешергә кирәк", - ди Әлмәт авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеге начальнигы И.Ш. Фәтхетдинов. Әлбәттә, бүген бу үргә элеккеге ысуллар белән генә эшләп ирешү мөмкин түгел. Югары савым алу, бозауларның баш санын саклап калу өчен заманча технологияләр, витаминга бай терлек азыгы һәм башкалар таләп ителә.
Сергей Кумарин авыл хуҗалыгы идарәсе чакыруы буенча нәкъ менә шушы мәсьәләләр буенча белемнәрне тулыландырырга килгән. Ул үзенең Мәскәүдәге Голландия-Россия компаниясенең баш технологы булуын, Татарстанда 3,5 ел дәвамында эшчәнлек алып баруларын, шул исәптән Әлмәттә дә кайбер хуҗалыклар белән эшләүләрен җиткерде.
- Авыл хуҗалыгы тармагында проблемалар күп. Мин Россиянең байтак төбәкләре белән эшлим. Шуңа күрә Татарстанда терлекчелек тармагы зур темп белән үсә дип ышанып әйтә алам. Татарстан белгечләре проблемаларны уңышлы хәл итә. Биредә эшләргә дә кызыклы, чөнки сездә, беренчедән, эш мәйданы киң, икенчедән, терлекчелек тармагын үстерү теләге зурдан. Авыл хуҗалыгы элеккеге һәм хәзерге Президентның да игътибар үзәгендә. Мин Татарстан тәҗрибәсе белән белемемне тагын да баетачакмын, - диде галим журналистларга биргән әңгәмәсендә. Сергей Владимирович Голландиядә, Америкада, Ирландиядә, Франциядә стажировка узган. Тиздән әлеге илләрнең терлекчелектәге тәҗрибәләре искә алынып, югары продуктлы сыерларны ашатуның яңа универсаль нормасы дөнья күрәчәк. Профессор чит илләрнең тәҗрибәсен тулысынча үрнәк итеп алырга мөмкин булмавын, һәр илнең үзе-нең үзенчәлекләре исәпкә алынырга тиешлеген дә искәртте. Журналистларның терлекләрнең токымын тулысынча яңарту өчен күпме вакыт кирәк дигән соравына ул: "Шактый вакыт кирәк. Дотациясез көтүне яңарту бик авыр булачак", - дип җавап кайтарды.
Семинар барышында сәламәт бозау үстерүнең бик авыр эш булуы берничә тапкыр ассызыкланды. Чыгышта билгеләп үтелгәнчә, ел саен яңа туган бозауларның 8,3 проценты үлә. Әлеге санны киметү өчен нишләргә? С.В.Кумарин иң беренче чиратта бозауларны хәзерге кебек иртә-кич кенә түгел, ә даими карарга кирәклегенә басым ясады, угыз сөтен бозау туу белән беренче сәгатьләрдә үк бирергә әйтте һәм башка киңәшләрен бирде. Кыскасы, семинарда катнашучылар бу укудан үзләре өчен күп кенә файдалы мәгълүмат алдылар.

И.Апачаева.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров