Әлмәт таңнары

Авыл хуҗалыгында кадрларга кытлык

Район башкарма комитеты җитәкчесе М.Х.Салихов авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеге, проблемалары белән урынга барып танышуын дәвам итә. Чираттагы киңәшмә 28 гыйнварда "Зәй" җәмгыятендә уздырылды.

Һәрвакыттагыча, киңәшмә хуҗалыкның терлекчелек фермаларын караудан, эш шартлары белән танышудан башланды. Нәдер авылының "Зәй" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә хәзерге вакытта 468 мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 175 е - савым сыерлар. Бүген 140 баш сыердан көненә 8 литрга якын сөт савып алына. 2011 елда 89 бозау туган. Быел аларның саны 90-92 булыр дип күздә тотыла. Әлегә бозаулау процессы әйбәт кенә бара. Җәмгыять директоры Ленар Айрат улы Гарипов алда терлекләрнең баш санын 500 гә җиткерү бурычы торуын әйтте. Билгеләп үтелгәнчә, малларга узган ел терлек азыгы җитәрлек күләмдә тупланган. 1 баш шартлы терлеккә 35 берәмлек терлек азыгы әзерләнгән булган. "Сенажга да, силос һәм печәнгә дә интекмибез, алар җитәрлек", - диде җитәкчелек. Хуҗалыкта иң зур проблема - кадрлар. Эшчеләрне нигездә читтән килеп хезмәт куючылар тәшкил итә.
Кадрларга кытлык бүген барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә күзәтелә. Киңәшмәдә бу сорауга озак тукталу шуңа да гаҗәп булмады. Кайбер хуҗалык җитәкчеләре хәтта укырга җибәрергә һәм студентларга стипендия түләргә әзер булуларын белдерде. Бары тик белгеч югары уку йортын тәмамлагач хуҗалыкка гына кайтсын. Җитәкчеләрнең бәлки аларны үзебездә генә әзерләргәдер дигән фикерләренә Мәҗит Хаҗипович ТР мәгариф һәм фән министры А.Х.Гыйльметдинов белән Әлмәттәге югары уку йортларының берсендә авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләү буенча өстәмә бюджет төркеме ачу турында сөйләшү булуын, министрның бу тәкъдимне хуплавын җиткерде. М.Х.Салихов авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренә тиз арада әлеге мәсьәлә өстендә эшләргә күрсәтмә бирде.
Терлекләрнең баш санын арттыру һаман да терлекчелектә иң мөһим бурыч булып кала бирә. Киңәшмәдә бу юлы да һәр хуҗалык җитәкчесенә әлеге уңайдан алып барылган эше хакында җавап тотарга туры килде.
Узган киңәшмәләрдә хуҗалык җитәкчеләре Әлмәт сөт комбинатының һаман да тапшырылган сөт өчен исәп-хисап ясамавын әйткәннәр иде. Бу юлы Нәдергә очрашуга Мәҗит Хаҗипович күрсәтмәсе буенча комбинат директоры Э.Скобей да чакырылган. Ул якын көннәрдә 7 миллион сум бурычның 4 миллион сумга якыны кайтарылачагына ышандырды.

И.Апачаева.
Р.Гәрәев фотосы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров