Әлмәт таңнары

Африка чумасы: хәл-торыш һәм көрәш

Дуңгызлар арасында киң таралган Африка чумасы Россиядә колач җәймәсен өчен соңгы вакытта шактый эш башкарыла. Бу хакта РФ Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе Сергей Данквертның "Российская газета"га (№ 5847 (174) биргән әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

- Россиядә дуңгызларның Африка чумасы белән хәл кискенләшүгә таба бара дип исәпли экспертлар. Әлеге вирус каян килеп чыккан һәм аның белән ничек көрәшергә?

- Вирус Россиягә Грузиядән керде. Гәрчә аның территориясендә төрле авырулар белән көрәшергә ярдәм итүче Америка хәрбиләренең лабораториясе булса да. Шулай да ни өчендер нәкъ менә Грузия Африка чумасын таратучы булып тора. Әлеге илдән вирус кыргый табигатькә таралды, Чечня, Ингушетия, Кабардино-Балкария, аннан соң Ставрополь һәм Краснодар крайларына да барып җитте.

Без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Ләкин, кызганычка каршы, күпчелек җитәкчеләр, шул исәптән мөстәкыйльлек алган губернаторлар үзләрен әлеге авыру турында күп беләбез дип исәплиләр. Бу беренче проблема.

Икенче проблема шәхси ярдәмче хуҗалыклар торышын безнең даими карап, тикшереп тора алмавыбызга бәйле. Үз вакытында Икътисади үсеш министрлыгы шәхси хуҗалыкларны тикшерүне бюрократик каршылык дип санады. Хәзер ЛПХлардан вирус тарала. Аннан соң аларда терлекләрнең баш саны билгеле түгел. Бу юлы да мин мисалга халыкара тәҗри- бәне китерәм: ветеринария инспекторы хуҗалыкларны кирәк булган кадәр тикшереп торырга тиеш.

- Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда дуңгызлар үрчетүне тыярга һәм кешеләрне башка юнәлештә, мәсәлән, сарыклар, кәҗәләр, куян тотуга этәрергә кирәкме?

- Шәхси ярдәмче хуҗалыкның кешеләр тормышының бер өлеше икәнлеген мин аңлыйм. Әгәр дә без нәрсәне дә булса тыйсак, крестьян бунтларын хәтерләткән ситуация тудырачакбыз. Көньяк федераль округта кешеләр үзләре дуңгыз асраучы 1400 ЛПХны юк иткәннәр. Ставрополь краенда халык башка йорт хайваннарын үзаллы үрчетә башлады. Хәзерге вакытта кискен ситуация булган Тверь өлкәсе Мәскәү, Смоленск өлкәләре белән чиктәш. Әгәр дә без Тверь тирәли чиктән 40-50 километр аралыгындагы махсус "пояс" ясасак, шәхси хуҗалыкларда дуңгызларны бетерсәк, якын-тирә территорияләрдә авыруның таралу ихтималын киметәчәкбез.

Шуңа күрә, кызганычка каршы, кайбер җирләрдә хайваннарны юк итәргә, кайдадыр хуҗалыкларның эшчәнлек төрен үзгәртергә кирәк. Моннан тыш, ел ахырына ветеринария кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күләмен арттыру, шулай ук белгечләрнең хуҗалыкларга каршылыкларсыз керүләрен тәэмин итү зарур.

- Ләкин болар "ашыгыч" чаралар, ә перспективада нәрсә көтелә?

- Бразилия - дөньядагы иң эре ит җитештерүчеләр тәҗрибәсе бу очракта бик кызыклы. Анда эре агрохолдинглар кечкенә хуҗалыкларга ярдәм итә. Алар фермерларга симертү өчен таналар өләшәләр һәм матди яктан ярдәмләшәләр, ветеринария хезмәте белән дә тәэмин итәләр. Әлеге схеманы гамәлгә кертүгә безнең яңа авыл хуҗалыгы министры да игътибар юнәлтте.

Мөгезле эре терлекләр һәм дуңгызлар саны буенча Россия алдынгылар сафында түгел, ләкин проблема бик җитди. Бездә 20 млн. мөгезле эре терлек булса, Бразилиядә - 230-240 млн. Кытайда 500 млн. дуңгыз исәпләнә, Россиядә - 19 млн.

Мин шәхси ярдәмче хуҗалыклар җаваплылыгын һәм тикшерүләрне катгыйландыру проблемасы хакында Валентина Матвиенко белән сөйләштем. Сентябрьдә Федерация советына әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат бирербез дип уйлыйм. Шулай ук башкаручы вертикаль темасын да тикшерәчәкбез. Субъектларга бирелгән ветеринар күзәтүгә кагылышлы үзаллылыктан тыш, бу эш көч структураларына да йөкләтелгән. Хәзер ФСО, Оборона министрлыгы, ФСИН, Эчке эшләр министрлыгы һәм ФСБның үз ветеринария службалары һәм дуңгыз чумасы таралуны кисәтү буенча һәммәсенең бик үк яхшы булмаган эш нәтиҗәсе бар. Шуңа күрә команда булмаса да, башкаручы вертикаль булырга тиеш дип саныйм.

Материал кыскартып алынды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров